Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җанга җакын җамагатым

Нина Егорова: “Халкымның туй мәҗлесләре дә театрга тиң”

Өйләнешү – кеше гомерендә була торган иң истәлекле вакыйгаларның берсе.

Туй фотоларым юк, әмма үзебезнең туй турында “Туганайлар” газетасына бик язасым килә. Безнең туебыз 1983 елның 9 декабрендә Теләче районының Субаш авылында булды.

Керәшен туйлары бик үзенчәлекле уза, бигрәк тә без өйләнешкән сиксәненче елларда шулай иде.

Моннан 39 ел элек иптәш кызларым белән туган авылым – Керәшен Казысына кайттык. Икенче көнне Субаш авылыннан булачак ирем һәм аның якыннары, бизәлгән автобус белән, мине алырга килделәр... Автобуста җырлаша-җырлаша Субаш авылына килдек. Сельсоветка кереп язылыштык һәм килен булып төшәсе өйгә киттек. Киленне – мине капка төбендә иремнең әти-әнисе, туганнары, ипи-тоз, бал-май тотып каршы алдылар.

Туй күңелле уеннар, кара-каршы җырлар белән үрелеп, таңга кадәр барды.

Әниемнең нәкь менә шушы җыры гомерем буена истә калды:

Тәрәз төбендә, ай, тутый кош,

Ак мамыклар белән тотыгыз.

Безнең бәбкәбез сезгә килә,

Какмый-сукмый гына тотыгыз...

 

Кара-каршы җырлар күп җырланылды.

Каенанам:

Җәмле Игәнәнең буйларында

Җалгыз ишкәкчеләй мин булдым.

Үз әнкәеңнән аерылуга,

Икенче әнкәң мин булдым...

 

Менә шулай һәр әйтәсе сүзләрен җыру белән әйтеп бирәләр бит безнекеләр!

Аннан инде безнең яктан аш чыкты. Аны чыгарганда да җырлап чыгардылар:

Биек тауларның әй, башында

Җалтырап җата ташлары.

Бу кем ашлары дисәгез –

Кодаларның ди, ашлары...

Казның ботларын безгә бирделәр – әле аңа да җыр җырланды. Калган өлешләрен дә һәр кешегә җырлап бирделәр.

Күчтәнәчләр өстәлгә куелгач тагын җырлар башланды.

Әнием болай җырлады:

Мин үстердем кызымны,

Син үстердең улыңны.

Гомерлеккә дус булырга

Бир, кодагый, кулыңны.

 

Каенанам җыр белән җавап бирде:

Ай булса гына иде, булса иде,

Ул сипмәгән баллар булса иде.

Сезнең белән безнең кушылулар

Изге сәгатьләрдә булса иде.

 

Әй, туй гөрли шулай, без ирем белән урамга биергә чыкканда күршеләрнең ишегалдына кердек тә, шыпырт кына серләшәбез, үбешәбез.  Ул вакытта кеше алдында үбешү түгел, кочаклашырга да ояла идек шул... “Ачы!” дип кычкырганга да күзләребезне аска төшерәбез дә, тик утырабыз елмаеп.

Туйның беренче көне узды, читтән килгән кунакларны күршеләр, туганнар үзләренә алып киттеләр.

Икенче көнне аларны милли киемнәр кигән кияү егете белән аргыш, гармуннар белән, чаналарга утыртып яңадан безгә алып килделәр. Икенче көнне туй тагын да күнеллерәк булды.

Ашлы туй булгач, барысы да үзләренең күчтәнәчләрен җырлый-җырлый, мактый-мактый чыгардылар.

Минем әнкием үзенең пилмәннәрен матур итеп киенеп, чиләк-көянтә белән, гармуннар белән урам буйлап алып менделәр, җырларга да онытмадылар:

Алай иттек, болай иттек,

Арыш куштык бодайга.

Инде шөкер бер Ходайга –

Эшләр китте уңайга.

Мине шулай җырлый-җырлый Субаш авылында калдырып кайтып киттеләр якыннарым:

Алай итәргә кирәк,

Болай итәргә кирәк.

Кодаларга рәхмәт әйтеп,

Кайтып китәргә кирәк.

Мин елыйм, әни елый, ә үзе һаман кинәшләрен бирә: “Иртә торырга тырыш, каенанаңа тәмле телле бул, ирең эшкә киткәндә йоклап калма, ике як туганнарны да тигез күр, килен булып төшкән җиреңне якын ит”.

Язарга онытканмын, кыз сорау йоласы да бик матур, күңелле узды, аргышыбыз – Аннук тути бик оста сөйләп, такмаклар әйтеп алып барды аны.

Быел да туй көнендә боларның барысын да тагын бер кабат күз алдымнан уздырдым. Нинди бай мираслы безнең халык! Туйлары гына да чын театрга тиң бит! Уены-чыны белән, 9 декабрьдә  иремә әйтәм:  Әйдә, туй көнендә качып үбешкән күк үбешик әле”. Үбештек... Туй көне бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев