Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Халык җырлары – иң кадерле мирас

Яраткан керәшен халык җыруларын искә төшерик әле

Ак куянның ак баласы

Ак куянның ак баласын
Җибәр кырга — уйнасын.
Бер уйнасын, ик(е) уйнасын,
Гаеп итеш булмасын.

Ак куяннар атсаң, чүгәләп ат,
Тимәс микән түшенә.
Кич батканда исәпләп җат,
Кермәс микән төшеңә?

Ак куянның ак баласын
Атып аласым килә.
Сезнең кеүек туганнарны
Сатып аласым килә.

Ак куянның ак баласын
Тотсам — үтермәс ием.
Сиксән сигез җәшкә җитсәм,
Әй! Тукта әле…
Туксан тугыз җәшкә җитсәм,
Үлсәм — үкенмәс ием.

 

 

Яздым сәлам

Ишек алкайлары алма агач,
Кисеп алдым алма булмагач.
Алдым да гына каләм, яздым сәлам,
Йөрәккәемә чыдый алмагач.

Ишек алкайлары яшел чирәм,
Иртә генә торып ат җибәр.
Ихласларым белән хат язамын,
Каршысына, җаный, хат җибәр.

Ике дә генәй аккош әй кычкыра,
Агыйделкәйләрнең буенда.
Хатларыма каршы хат салмыйсың,
Әллә юкмы, җаныем, уеңда?

 

 

Уйлану

Карурманнарны ла, ай, кискәндә,
Таянырга таяклар тапмадым,
Таянырга таяклар тапмадым.

Алдым да лай каләм, яздым сәлам,
Тапшырырга кешеләр тапмадым,
Тапшырырга кешеләр тапмадым.

Тәрәзәләремне ачып куегыз,
Күрдем печәннәрнең дә кипкәнен,
Күрдем печәннәрнең дә кипкәнен.

Төзәтмәсәгез дә, күреп торам
Яшь гомеркәйләрнең дә үткәнен,
Яшь гомеркәйләрнең дә үткәнен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев