Сарман керәшеннәре җыруы: «Маруся»
Геннадий Макаровның «Яңгыра, керәшен җыруы» китабыннан алынды.
Иртәләр дә була, кичләр дә була,
Кичкә таба әче(й) әле җил була.
Маруся, Маруся, милая моя,
Шыңгыр-шыңгыр, шыңгыр-шыңгыр әле су коя.
Иртә исләремдә, кич төшләремдә,
Бер әйләнеп китсәгез әле ни була.
Маруся, Маруся, милая моя,
Урдалы буйында бөрлегән җыя.
Җырлап кына, җырлап безләр карыйык,
Килешерләр микән әле(й) көйөбез.
Маруся, Маруся, милая моя.
Шыңгыр-шыңгыр, шыңгыр-шыңгыр әле су коя.
Килешерләр булса безнең көйөбез,
Җалан шулай җырлашып әле җөрербез.
Маруся, Маруся, милая моя,
Урдалы буйында бөрлегән җыя.
Иртәләрдә торып тышка карасам,
Ишек алкайларым әле күк томан.
Маруся, Маруся, милая моя,
Шыңгыр-шыңгыр, шыңгыр-шыңгыр әле су коя.
Әнә шул күк томан араларында,
Син заный бәгырькәй торгандый сыман.
Маруся, Маруся, милая моя,
Шыңгыр-шыңгыр, шыңгыр-шыңгыр әле су коя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев