Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Елизавета Малованың яңа шигырьләре

Мамадыш районының Владимир авылыннан булган Елизавета Маловның шигырьләре үзенә генә хас тирән мәгънәле һәм шул ук вакытта гади дә.

Кышның соңгы атнасы

Кышның да соңгы атнасы, —
Аңа үзгә төс керде.
Карлыганлы җәйләргә дә
Ерак калмады инде.

Көндезләрен кояш чыгып,
Елмая зәңгәр күктән.
Кояш — мине, мин кояшны
Сагынган идек күптән.

Гел җылыга тартылсам да,
Үземнеке бит кыш та.
Өйдә — үзем, ә күзләрем 
Кала башлады тышта.

«Бер аш пешерерлек вакыт
Өстәлде көнгә», — диеп,
Әйткән чакларын әбинең
Сагынам янып-көеп.

Кысыр аш... Хәзерге кебек
Ит пешмәде казанда.
Вакытны башкача үлчәп
Яшәдек ул заманда.

Кышка керсәм — аның сүзе,
Язга чыксам — сынамыш.
Юраулары гел юш килде,
Ник җибәрсен бер ялгыш?!

Табигатьтән аерылмады,
Уфтанмады юк-барга.
Сыерчык күрсә, шул көнне
Ятып аунады карга.

Кышның да соңгы атнасы,
Тик бу соңгы кыш түгел.
Әбиле чакны мең тапкыр
Урады бүген күңел.

Кунакка кайтты онык

— Миндә әби шундый хәлләр,
Үзем дә гел шаккатам.
Бер кыз миңа игътибарсыз,
Ә мин аны ошатам.

Бу тарихны онык сөйли,
Бакчада булган бу хәл, 
«Әй, әби, син аңламыйсың,
Бик кызганыч, миңа җәл».

Кая аңлау, мондый хәлне,
Синең әби күргәнме?!
Авыл кызы синең кебек 
Бакчаларга йөргәнме?

Безнең бакча — өй артында, 
Бәрәңге үскән бакча.
Эшләп үстек, беребез дә
Үлмәдек шуңа ачка.

Кичерешләр, хисләр басып,
Түгелә бер-бер артлы.
Мин — алтмыштан узган,
Аңа августта тулды алты. 

— Аңламыйсың, әби, — диеп,
Кабатлый тора торып.
Өйнең эче кайнап тора, 
Кунакка кайтты онык.

Чана шуа оныклар

Җилләр белән куышып,
Берсен-берсе узышып,
Чана шуа оныклар. 
Мин генә түгел, сокланып,
Күктән күзли болытлар.
Бу тау башы без үскәндә,
Шомарып бетә иде.
Без утырган чаналар да,
Җилләрне артта калдырып,
Офыкка җитә иде.
Кичләрен караңгы төшкәч,
Яктыртты ае чыгып.
Бозланган итекне әни, 
Киптерде мичкә тыгып.
Кайчан гына безнең белән,
Шау килеп торган урам
Бушап калган.
Оныклар чана шуганда, 
Шуларны уйлап торам.
Икәү генә, ике бөртек
Тау шуа җилне узып.
Түзмәдем, шуып карадым,
Ак карлар калды тузып.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев