Туганайлар

Татарстан

16+
Җан җал иткәндә

Елена Данилова-Григорьева иҗаты

Елена Данилованың «Әйтер сүзләр бар әле» китабыннан шигырьләр тәкъдим итәбез.

Дөрес яшә
Давыл дулый! Җилләр улый...
Елга дәрья булып таша.
Күкрәү, яшьнәү...Бар да уза.
Туктап бер тын ал, Җир-Ана!

Чапма, вакыт, шашма, заман,
Әле күпме яшәлмәгән!?.
Яшеннәрдәй яшьнәлмәгән!
Килсен көннәр яшьләнмәгән!

Син ашыкма, кеше, хәл ал!
Бу дөньяның эше бетмәс.
Син үтәсен беркем үтмәс,
Язмаган эш сине көтмәс!

Азма, адәм! Ныклап уйлан!
Ул җилләрне куалмассың.
Дәрья булып кайнасаң да,
Язылганнан узалмассың!

Булсын Акыл! Уйла, өйрән!
Җый тәжрибә, шул җитмәгән!
Яшә белеп: бу дөньяда
Бар килмәгән, юк китмәгән!

Җитәр синең дә нәүбәтең,
Бармы китәрлек гайрәтең?
Кешелекле бул дөньяда,
Булсын калыр әманәтең!
 

Эле минем жирдә яшисем дар
Әле минем җирдә яшисем бар,
Күккә багып сорыйм: «Бир, Ходаем,
Саулыгымны, акыл, дәрт һәм дәрман -
Хыялларга юл бир, бир уңаен!»

Балалыктан күптән чыксам да, мин,
Сабый кебек, уйнап туялмаган.
Хыял диңгезендә чайкаламын,
Дулкын булып, хисен тыялмаган.

Җырланмаган әле моңлы җырым,
Үзәк өзәрлеге табылмаган.
Сүзләремнән мәрҗән тезәсем бар -
Күпме шигырь, каләм кагылмаган!?.

Әле минем бик күп яшисем бар:
Тагын илле!... Юк, йөз!...Йөз егерме!
Күп булырмы? Булмас!... Янә туып,
Кабат яшәр идем бу гомерне!

Кара мунча
Эх!… Дөньяны кара мунча кертсәң иде,
Мич ташына әфсен белән эссе салып…
Керле тәнен ышкыр идек эчләп-тышлап,
Ләүкәсенә сузып салып. Парлап… Чабып…

Угрыларның баз-оясын… яндырырга,
Куштаннарның ләббәйкәсен… онытырга,
Хөсетленең көнче корты тамырына
Селте сибеп юар идек…
Корытырга!

Чабар идек, себеркедән сүс калганчы,
Сугар идек, аркасына кан сауганчы.
Бар ялганын мунчалалап кырыр идек
Агарганчы!…Тормышта мән, гамь калганчы!

Җанын агартырга иде каралганның,
Чиста торсын иде һәрбер яралганы!
…Чишмәдән су ташып ягар идек мунча,
Ягар, юар идек,
Бездән генә торса…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев