Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Варшавада Пасха көнне су сибешәләр

Ел саен Пасха бәйрәме җиткәч, яшьлегемдәге бер кызыклы хәл искә төшә. Истәлек шул Олы көнгә бәйле дә инде.

80 нче еллар уртасында берничә ел Варшавада яшәдек. Анда католиклар – христианнар булсалар да, бездән шактый аерылалар, гәрчә, бәйрәмнәр бер үк булса да. Пасха аларда безнекенә караганда алданрак бәйрәм ителә, кайбер аермалыклары да бар.

Бүгенгедәй хәтеремдә, җылы март азагы иде. Католикларда Пасханың беренче көне (алар 3 көн бәйрәм итә). Бездәге кебек маңган күкәй җыючы бала-чага юк. Һәр семья бәйрәмчә киенеп, матур үргән кәрҗиннәргә писанки-күкәйләрне салып костёлга (католиклар храмы) келәүгә баралар. Ул яклар бездәге кебек күкәй манмыйлар, ә бик матур итеп бизәкләр төшерәләр. Гаҗәп инде, күкәйләрне ватып бозарга куркырсың, һәрберсе урысча әйтсәк, произведение творчества. Келәүдән соң, семья белән җыелышып аруландырылган писанки-күкәйләр ашыйлар. Калган тәм-томнар бездәге кебек өстәл сыгылырлык. Менә шушы бәйрәм табыныннан соң башлана икән монда без белмәгән “йолалар”.

Бәйрәм хөрмәтеннән дусларыбыз кунакка дәштеләр. Əле январь азагында гына туган кызыбызны коляскага салдык та, автобус остановкасына юл тоттык. Йорттан әллә ни ерак та китмәдек, алдыбызда 10-15 яшьүсмер күренделәр, кулларында сулы чиләкләр. Шунда гына искә төште, болар да бит Пасханың беренче көнендә очраган бар кешене “җазыклардан” су белән чистарталар. Тирә-якта кешеләр сирәк, автобус күренми. Ирем Василий миңа коляска белән өйгә чабарга кушып, ә үзе “заряд” кабул итәргә булды. Шул арада юлның икенче ягында безне “коткаручы пәрештә” – бер кыз күренде бит. Шау-гөр килеп безгә каршы килүче төркем, шул арада теге кыз янына чапты...Ул арада автобус күренде, без котылдык, дип, кереп тә утырдык...

Дусларыбызның йорты каршында тагын чүт кенә “тотылмадык”. Алдыбызга өске этажлардан пакетка тутырылган су шапылдап килеп төшмәсенме. Әллә ни каты чыланмый гына кереп котылдык. Бу көнне ул хәлләргә беркем үпкәлми, полиция чакыртмый. Инде ничек кире кайтырбыз дигәнгә дусларыбыз: “Кичкә таба туктыйлар, иртәнге якта гына ул” дип көлделәр. Менә шулай. Без җәйге челләдә су сибешсәк, поляклар Олы көнне су сибешәләр. Пасханы алар да, безнең кебек, Олы көн – “Велкодень” диләр. Һәркем үзенчә – бәйрәме дә, йоласы да.

Валентина МАКСИМОВА,

Мамадыш районы Колышчы авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев