Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
фото

Зәй районындагы җәйге фольклор-этнографик экспедициягә йомгаклары буенча түгәрәк-өстәл

02 марта 2023, 14:58

571

0

1

Ул 1 мартта Зәй шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда узды.

Казанның Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәге белгечләре Зәй шәһәренә барып, “түгәрәк өстәл” уздырдылар.

Көн дәвамында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова үткән җәйдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләренә экспедиция барышында һәрьяклы ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде. Зәй районы авылларындагы мәдәният йортлары җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Түгәрәк өстәл”дә сәнгать фәннәре кандидаты, этномузыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең мәгълүмати-методик бүлеге җитәкчесе Ирина Муллина докладлар белән чыгыш ясады.

Шулай ук, экспедиция нштиҗәләре буенча әзерләнгән фильм күрсәтелде. 

ТУЛЫРАК

 

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев