Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җолалар җаңарганда

Җөридә чибәрләр күп

Әле кайчан гына Питрауларда йөргән идек, инде Пыкрау-ларны да уздырып җибәрдек. Алда Нардуганнар, Качманулар... Һәр бәйрәмнең үз матурлыгы, үз төсе. Җөри Питрауының "Керәшен чибәре" конкурсы үзе генә дә ни тора! Кызларны төрле биремнәр аша энә күзеннән уздыргандай сайлап алуларын күзәтү - кызыклы да, дулкынландыргыч та. Быелгы "Керәшен чибәре"н караганда, Җөри...

- Шундый зур Питрау җыены үз авылыңда уза торып, читтә калу дөрес булмас иде. Һәр елны "Кызым, бәлки син дә катнашырсың?" дип әйтә килдем. Быел, ниһаять, тәвәкәлләде. Икенче елга 11 класска күчәчәк. Мәктәпне тәмамлаган елны катнашачакмын, дигән иде дә, мәшәкатьле ел булачагын, экзаменнар бирәсен уйлап, бәхетен быел сынап карарга булды, - дип җавап бирде семья башлыгы, "Нократ" агрофирмасының Ленин исемендәге бүлеге директоры Иван Афанасьев. - Питрау Җөридә 13нче тапкыр уздырыла. Иң беренче елны олы кызыбыз да бу конкурста беренче урынны алган иде. Ул хәзер Казанда яши, теш врачы булып эшли. Людмилабызның да исәбе апасы кебек медицина юлыннан китү.

- "Керәшен чибәре" зур әзерлек сорый торган конкурс. Күп укырга, эзләнергә, милли киемнәрне барларга, аларны билгеле бер тәртиптә кия белергә кирәк...

- Бөтен нәселебез белән әзерләндек дисәм дә ялгыш булмас. Карт әбиебез Мария исән түгел инде. Аннан калган борынгы киемнәрне кадерләп саклыйбыз. Людмила өстендә шул киемнәр. Сорауларга да бергәләп утырып әзерләндек. Керәшен тарихын мәктәптә укыган белән генә белеп булмый. Эзләнергә, архив материаллары актарырга кирәк. "Туганайлар" гәҗите - үзе бер энциклопедия. Күп сорауларга җавапны шуның битләреннән таптык. Ниндидер урыннар яуламаса да, конкурска әзерләнүе, катнашуы, гореф-гадәтләрне барлап, өйрәнеп, үз халкына карата хөрмәте артуы белән генә дә кызыбыз күп нәрсәгә иреште, дип саныйм, дигән иде әти кеше шул чакта. Һәркемнең йөрәгенә сары май булып ятарлык мәгънәле, акыллы сүзләр. Афанасьевларга, "Керәшен чибәре" конкурсына катнашкан башка кызларның ата-аналарына рәхмәт әйтәсе килә. Андыйлар булганда, җола-бәйрәмнәр югалмас, дигән ышаныч туа. Ә Людмилага килгәндә, без аның булдыклылыгын, уңганлыгын, бик матур, моңлы тавышка ия булуын күрдек инде. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, үзе теләгән вузда укырга, Ходай биргән талантын югалтмыйча, тагы да үсәргә, күркәм гамәлләре белән кешеләрне сөендерергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрау чибәре 2012 Җөри Питрауы