Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Зинаида Давыдова: “Күңел әле алда гомер көтә, максатларга барып җитәргә”.

Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче карендәшебез Зинаида Давыдованың үзе язган шигырьләре белән таныштырабыз.

Керәшеннәр белән күбрәк аралашыр өчен, мин төрле төбәктә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп карыйм. Төрле якларга сибелеп яши безнең халык! Шундый танышларымның берсе - Зинаида Давыдова Ханты-Манси Автономияле Округының Нефтеюганск шәһәрендә яши. Туган ягы - Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Маты авылыннан чыгып киткәненә 4 дистәләп еллар үтсә дә, һаман үз җирен, туганайларын сагына ул. Еш кына туган ягына багышлап шигырьләр яза. Аның яшьлек еллары нефтьчеләр шәһәре - Октябрьскийда узган.

"Әле менә, күптәнге хыялымны тормышка ашырып, шушы шәһәргә күченеп кайтырга.җыенып йөргән чагыбыз. Бик якын ул шәһәр минем өчен"- диде Зинаида түти. Гомерен читтә үткәрсә дә, керәшеннәр тормышындагы яңалыклар белән танышып бара икән. "Туганайлар"ның да сайтта басылган язмаларын укып бара.

 

Гомер белән үлем арасында

Кеше гомере кыска булган,

Әллә кендек кыска булганга...

Кисәтеп лә шулай Ходай куйган,

Тавыш биреп җиргә туганда.

Туа адәм дөняга тырышып, елап,

Гомер дигән баса сукмакка.

Үлем дигән сүзгә кол булганын,

Хәтерләми кала шул чакта.

Гомер белән үлем арасында

Мизгел дигән "дярряү" вакыт бар.

Елап килсәң дә син дөньяларга,

Рәхәтләнеп көлеп-яшәп кал!

Ком сәгате

Ком сәгате сәгате алдым кулларыма,

Бер кечкенә кебек уенчык...

Арлы-бирле акты комкайлары,

Безнең гомер кебек "чукынчык".

Ком сәгате минем күңелемә

Әкрен генә сибелеп кергән күк,

Алтмыш бишкә атлый гомерләрем,

Ком сәгате барысын белгән күк.

Сибел әле, сибел, чиксез сибел...

Ашыкма син сибелеп бетәргә.

Күңел әле алда гомер көтә,

Максатларга барып җитәргә.

 

Эш күп дип, бер дә зарланмыем,

Эш күп дип,бер дә зарланмыем,

Шөкер Ходай диеп, йөгерәм.

Күңелем белән анда-монда барам,

Барысына димен өлгерәм.

 

 Эш күп дип,бер дә зарланмыем,

Булып торсын көндә, бетмәсен.

Изге Ходай биргән гомерләрем,

Мине ташлап кына китмәсен.

 

Эш күп дип,бер дә зарланмыем,

Күңелемне биреп эшлимен.

Эшләр белән гомер чагышканда,

Эшем бетте диеп йөрмимен.

 

Эш күп дип,бер дә зарланмыем,

Без үлгәч тә кала өч көнгә.

Исән чакта эшләп без яшиек,

Рәхмәт әйтеп газиз гомергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев