Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырык авыз

Мәзәк укып көлегез, файдасы күп, белегез!

Бер бәләкәй малай телефонда “утыручы”әнисеннән сорый:

– Әни, мине каян алдыгыз?

– Торна алып килеп, дачадагы кәбестә арасында калдырып киткән иде. Әбисе, шулай бит?! – ди креслога чумган яшь хатын газ плитәсе янында ашарга пешерүче бианаена карап.

– Ноябрь азагында түтәлдә ничек кәбестә үссен дә, торналар ничек очып йөрсен?! – ди ачуы чыккан бианай килененә зәһәр генә карап.

– Ник баланы котыртасың?! “Әйе” дип дөресләсәң, телең каламы әллә?

Бианай оныгын янына чакыра:

– Улым, әби инде кәбестәләрне әллә кайчан тозлап бетерде, торналар да күптән җылы якка тү-тү, дип әйт мамаңа.

* * *

Германиядә бер немец баласы әтисеннән сорый:

– Әти, туңам. Өйдә ник салкын ул?

Әтисе:

– Чөнки Россиянең Украинада хәрби операциясе бара.

Бала, аптырап:

– Ә безгә аның ни катышы бар?

– Без русларга каршы санкция керттек.

– Ни өчен?

– Аларга начар булсын өчен.

Бала, кулларын чәбәкләп:

– Ә-ә, аңладым. Димәк, без – руслар!

* * *

Поликлиникада табиб кабинетына чират торганда ике ир сөйләшә. Берсе икенчесенә әйтә:

– Кара әле, бу тешләрне нигә яматып интегәбез?

– Ник алай дисең?

– Авыз ерасы юк бит дим. Күзләр начар күрә, менә шул проблеманы хәл итәсе иде?!

– Безнең яшьтә күзлек белән дә әйбәт.

– Күзлек киясе килеп тормый әле! Салкын урамга чыгуга ук пыяласы парлана. Салып сөрткән арада, әллә нихәтле чибәр кыз үтеп китә.

– Шуннан?!

– Соң, яшь кызларны күрми калам бит...

* * *

Ике эшмәкәр сөйләшә.

– Эшләр алга бармый, акча аз керә. Проблеманы хәл итим дисәң, тегесенә “төртергә” кирәк, монысына.

– Ә син күз алдыңа китереп кара: бар да яхшы, бездә ришвәтчелек тә беткән...

Иптәше, коты очып, моңа карый:

– Син нәрсә?! Әллә инде ришвәтчелекне дә югалттыкмы?!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев