Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Василий дәдәй күңелендә булган хисләрен шигырь юлларына сала

Марий Эл республикасының Кече Носла авылында яшәүче Василий Ивановтан үзе иҗат иткән шигырьләр.

Яхшы кеше

Яхшы кеше, кеше хәлен белә,
Беркайчан да ялган сөйләми.
Үзен өстен куймый башкалардан,
Беркемгә дә өстән карамый.

Тигез күрә, барлык туганнарын,
Тигез күрә, барлык дусларын.
Уйласалар әгәр очрашырга,
Каршы ала җәеп кочагын.

Ярдәм итсә, шунда оныта аны,
Булыштым дип әйтмәс беркайчан.
Яхшылыкка рәхмәт әйтә белә,
Рәхмәтен дә әйтә ихластан.

Яманнардан читтә була белә,
Яман белән бер дә дус булмый.
Яман килсә аңа башын иеп,
Ул аны да куып чыгармый.

Яхшы кеше, ачу сакламый ул,
Ачуланса, читкә карамый,
Үз йөзеңә дөресен әйтеп бирә,
Ялагайлык аңа янамый.

Көнләшми ул, кеше бәхетеннән,
Аның өчен ихлас сөенә.
Бәхетсезлек килсә кешеләргә,
Алар белән ул да көенә.

Буш вәгдәләр бирми беркайчан да,
Бирә икән, чыкмый сүзеннән.
Мактанмый да, тыйнак тота үзен,
Аерылмый ул башка кешедән.

Яхшыларны, киткәч күрәбез шул,
Исән чакта иде күрергә.
Алар бит күп, безнең арабызда,
Кирәк бары, күрә белергә.

Ага язмыш

Ага язмыш, ага алга таба,
Уңлап, суллап, бәрелеп ярына.
Җилләр исә, балкып кояш чыга,
Хыял сүнә, хыял кабына.

Ага язмыш, ага алга таба,
Юк – бар кала юлның читендә.
Минем йолдыз, килеп җитәм дисәм,
Яңа йолдыз, алда кабына.

Ага язмыш, ага алга таба,
Әле кыйный, әле иркәли.
Язлар җиткәч, кошлар кире кайта
Ләкин язмыш кире җибәрми.

Ага язмыш, ага алга таба,
Дуслар арта, күңел киңәя.
яшьлек үтә, картлык куып килә,
Язмыш безгә шулай елмая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев