Солдат озату җыры
Солдатка озатуда һәр якның, һәр авылның диярлек үз йоласы – туган йортында дус-ишләре белән озату мәҗлесе уздырыла, җырулар җырлана.
Солдат итеп алсалар да
Будырма билләреңне,
Кара чәчәң агарсада
Онытма илләреңне.
Җаланнардан чыгып җитә
Пешә казак ашлары,
Очып кошлар җитмәс җиргә
Җитә казак ашлары.
Солдат мескен поста тора,
Тар шинелен җабынып,
Аягүрә төшләр күрә
Туган илен сагынып.
Без солдатный озатабыз
Агым суга җиткәнчей,
Агым сулар ага тора
Без айрылып киткәнчей.
Казарма биек булса да,
Кошлар оя ясамый,
Ал булса да, гөл булса да,
Туган җиргә ошамый.
Ай, бу Париж урамнары
Сибәлей бураннары.
Телеграмм сугарыем
Җук бит телефоннары.
Солдат итеп алсалар да
Будырма билләреңне,
Кара чәчәң агарсада
Онытма илләреңне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев