Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Надия Волкова: Бәхетле булсын һәркем

Чыгышы белән Балтач районының Субаш авылыннан булган, хәзерге вакытта Дорга авылында яшәүче Надия Волкованың иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Туган авылым, Субашым

Туган авылым, Субашым
Син минем ай, кояшым.
Матур болын, кырларың,
Күктәге йолдызларың.

Чишмәләрең челтерәп ага,
Челтер-челтер тавышы.
Читкә китсәм, истән чыкмый
Шул чишмәнең агышы

Язын күчмә кошлар кайткач,
Дөнья ямьгә күмелә.
Шатланышып сайрый алар,
Туган авылым күгендә.

Юл читендә бөдрә таллар,
Ак күлмәкле каеннар.
Юлга чыккан һәр кешегә
Бәхет теләп калырлар.

Әниемә

Әнием бәгърем, син булганга гына
Иртән сызылып ал таң ата.
Син булганга гына кошлар сайрый,
Сандугач җырын яңгырата.

Иртән татлы йокымнан син, әни,
Чәчләремнән сыйпап уяттың.
Күзләремә карап, балам, диеп,
Битләремнән үбеп яраттың.

Мондый назны, мондый иркәләүне
Әнием генә бирә аладыр.
Киткән чакта юлларыма чыгып,
Теләкләрен теләп каладыр

Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен,
Син эшләдең безгә изгелек.
Хәзер инде, бездән — балалардан
Күрсәң иде үзең игелек.

Мәхәббәт һәм бәхет

Бәхет бит ул шундый нәрсә,
Беркайчан җирдә ятмый.
Гомер буе синең белән
Томыш юлыннан атлый.

Мәхәббәт белән бәхетне
Сатып та алып булмый.
Эзләмә дә, интекмә дә,
Тик Ходай белә юлын.

Нинди бәхет янәшәңнән 
Сөйгән ярың атласа.
Мәхәббәт шушы икән дип,
Йөрәк аны аңласа.

Тауны да күчереп була,
Бәхетле булсаң гына.
Кошлар да шатланып сайрый,
Сөйгәне янында булса.

Күктәге йолдызларны да,
Икең бергә күзләдең.
Бәхет бит ул ишелеп төшми,
Аны үзең эзләдең.

Ходай үзе мәхәббәтне 
Бирсен иде бербөтен.
Беркем дә читкә калмасын,
Бәхетле булсын һәркем.

Кайда син, яшьлегем

Уза гомер, сулар ага.
Тормышлар алга бара.
Үткәннәр кире кайтмый шул,
Яшьлектә артта кала.

Яшьлегемне эзләп, мин дә
Мендем тауның башына.
Җырлап-биеп ял иткәндә,
Калмадымы дип шунда.

Тапмадым шул әллә инде,
Суларга актымы икән?
Әллә мин килгәнче аккан,
Күрмичә калдыммы икән?

Яшьлегем, кайда син бүген,
Әйт, кайларда? Барырмын,
Я булмаса, йөгереп кайт, 
Каршы чыгып алырмын.

Яшьлектәге күлмәгемне,
Мин күптән түгел кидем.
Әгәр яшьлек килеп керсә,
Кочаклап алыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев