Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Клара Булатова: "Күптән инде хатлар килми миңа..."

Татарстанның Тукай премиясе лауреаты, шагыйрә Клара Булатова иҗаты

Эчтән генә көйли...

Ничә тапкыр яфрак ярды каен,

Ничә тапкыр койды яфрагын,

Ничә тапкыр синен каеныңа

Ялгыз гына килдем мин тагын.

Ялгыз гына килдем, ишетим дидем

Яшерен серен үткән елларның...

Каеның да эчтән генә көйли

Ил яңгыратыр сөю җырларын.

***

Күптән инде хатлар килми миңа

Син яраткан зәңгәр букчада.

Килми хатлар Яңа ел туса да,

Язлар алмашынып торса да.

Килми хатлар синнән.

Элек-элек, байтак еллар элек

Синең кулың белән язылган

Шигырьләрне, догалыклар кебек.

Калдырмыйча йөртәм янымнан.

Әйтерсең лә алар тапталудан

Мине саклый торган талисман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев