Керәшен халык җыруы: “Сандугач сайрыйдыр”
Җан җал иткәндә

Керәшен халык җыруы: “Сандугач сайрыйдыр”

Җыр – лирикасының иң таралган төре.

(Дүсмәт авылы көе)

Туп-туп баскан тугры атның

Тубыклары җәшел ут.

Төшмәсен гыйшык матурга

Гомерләргә сүнмәс ут.

 

Кушымта:

Сандугач сайрыйдыр кайларда

Төлке тун, камчат бүрек байларда.

 

Акбүз атларның аппагы

Ак чәчәкне таптамас.

Сөйгән ярлар уңган булса,

Сине утка ташламас.

Кушымта.

 

Сандугач булсам, бакчада

Бер агач сайлар идем.

Шул агачтан сине мактап

Иртә-кич сайрар идем.

Кушымта.

 

Читек киям, читек киям,

Киям җиңеллек өчен.

Айга түгел, елга түгел

Сөям гомерлек өчен.

Кушымта.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев