Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Карендәшебез Вера Асанова күңелендәге хисләрне шигъри юлларга күчерә

Редакциябезгә Лаеш районы Макаровка авылыннан Вера Асанова хат язган

Ул үзе Ташкирмән авылында туа, белем ала. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, озакламый үз тиң ярын очратып, кияүгә дә чыга. Шуннан соң, язмыш Вера түтине туган җиреннән еракка Ташкент шәһәренә илтә. Гомеренең күп өлешен анда үткәрсә дә, авылын, якыннарын сагынып яши. Олагая төшкәч, гаиләсе белән яңадан туган якларына әйләнеп кайталар һәм Макаровка авылында гомер итә башлыйлар.

Чит җирләрдә яшәү сагышыннанмы, әллә күңел нечкәлектәнме, йөрәгендәге хисләрен шигырь юлларына сала ул. Шуларның берничәсен безнең укучыларыбызга да тәкъдим итә.

Карагыз минем эзгә

Яшәп калыйк, яшнәп алыйк,

Чакырган җиргә барыйк.

Гадиләргә сыенып була

Җанга җылы җай табыйк.

 

Чакырмыйча кердем сезгә,

Кояш кагылды йөзгә.

Изге теләкләрем кала –

Карагыз минем эзгэ.

 

Шөкер, дип күңелем шыта,

Чәчәк, гөлләр үрчеде.

Язмышкаем ничә тапкыр

Нигеземнән күчерде.

 

Ходай язган язмышыма,

Канәгатьмен, ризамын.

Көзге җилләр яфрак өзә,

Эх, кардәшләр, туңамын.

 

Белмәдем ялгыз каласым,

Гомернең тиз узасын.

Җылы өреп, шигырь язам

Күңелегез туңмасын.

 

Әнине төштә күрдем

Җилләп коеп яңгыр ява.

Моңсу, юеш көн бүген.

Яңгыр болыты каплаган

Туган ягымның күген.

 

Тәрәзә төбендә гөлем

Күзләремне иркәли.

Чиртеп-чиртеп тәрәзәгә

Кыек яңгыр сибәли.

 

Колагымда җил тавышы.

Йокымсырый күңелем.

Асылмалы чәчәкләргә

Төренгән тамчы гөлем.

 

Җылы урын, мамык юрган

Көтеп торган, диярсең.

Әниемне төштә күрдем

Яңгырга баш иярсең.

 

Тынган дөнья нурланган,

Ай нурында уйланам.

Күргән төшем генә бераз

Дәвамлырак булмаган.

 

Үзе теккән күк алъяпкыч

Бизәкләре – чияләр.

Толымында тасмалары

Чияләргә тияләр.

 

Ай, әнием чияләрең,

Төсләрен дә җуймаган.

Билеңдәге алъяпкычның

Күк төсе дә уңмаган.

 

Күңелен, җанын юатырлык

Сүзләр өмет иткәндер.

Тыныч йоклый,балам,диеп,

Төшләремнән киткәндер.

 

Колак яфрагын иркәләп,

Әни, диясем, калган.

Әни сүзе кимегәнен

Соңлап абайлап алган.

 

Уртадан ак юл ачылган

Шомырт кара чәчләре

Айлы төндә күренмәде

Аксыл-көмеш бәсләре.

 

Һава аланында томан,

Карлы яңгыр битемдә.

Иренеңне чылатасым

Килде әнием минем дә.

 

Ак юрган япкан Ходаем.

Йоклый әнием күптәннән.

Хәтер генә, истәлекләр –

Кала икән үткәннән.

 

Мамык юрган өсләренә

Алмазлар уып сипкән.

Иң кадерле сүзгә сусап,

Әнием мине көткән.

 

Ходай сырган ак юрганның,

Чит-читләрен күпертәм

Язмышкаем бик хәсрәтле,

Җәннәтле ит, үтенәм.

 

Әйтелми калган сүзләрем,

Мөлдерәде күзләрем.

Иман булып иңсен җиргә,

Тәңрем, зурла үзләрен.

 

Биек агачта оялар,

Иман укый каргалар,

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

Җәннәт телим, аналар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев