Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Карендәшебез Людмила Аланлы сүзләренә язылган җырлар

Людмила Аланлы Лениногорск районының Федотовка авылында туып-үскән. Бүгенге көндә Әлмәттә яшәп иҗат итә. Ул – лирик шагыйрә, өч мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы авторы. Шулай ук, җыр текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр.

Алмалары пешәр әле
Людмила Аланлы музыкасы, Мансур Шиһап сүзләре

1. Алмалары пешәр әле,
Җыеп алырсың әле.
Хәзер сагынмыйм, дисәң дә,
Бер сагынырсың әле.

Кушымта:
Алмалары пешәр әле,
Җыеп сакларсың әле.
Алмагачлы юллар буйлап
Бергә атларбыз әле.

2. Алмалары пешәр әле,
Җыеп алырсың әле.
Алма кебек матур чаклар
Исеңә төшәр әле.

Кушымта.
Алмалары пешәр әле,
Җыеп сакларсың әле.
Алмагачлы юллар буйлап
Бергә атларбыз әле.

Гомерләр алтын, көмеш!
Людмила Аланлы сүзләре һәм көе.

1. Гомерләр алтын икән,
Йөрәктә ялкын икән;
Язлары да, көзләре дә
Бертөрле якын икән!

Кушымта:
Гомерләр алтын, көмеш,
Ява йолдыз нурлары;
Һәркемне дә тормышында
Көтсен бәхет юллары!

2. Гомерләр көмеш икән,
Моңнар тама күзләрдән;
Айга карап, еллар санап,
Йолдыз яна күкләрдә.

Кушымта.

Туган көнең
Людмила Аланлы сүзләре һәм көе

1. Бәйрәмнәрнең иң матуры
Синең туган көн икән!
Куанычлар алып килгән,
Безне бәхетле иткән!

Кушымта: Туган көнең, туган көнең,
Кояш кебек күңелең;
Бәхет-шатлык тоеп яшә,
Озын булсын гомерең!

2. Котлы булсын туган көнең,
Җырларыбыз — бүләккә;
Ак теләкләр яусын әле
Бүген синең хөрмәткә.
Кушымта.

3. Килгән дуслар, туганнарың,
Табының түре ямьле.
Уйнап-көлеп бәйрәм итик,
Бер күңел ачыйк әле!
Кушымта.

Сиңа гына
Людмила Аланлы көе, Зинаида Захарова сүзләре

1. Бүләк итәм яшьлегемне,
Булган барлык назымны.
Синең белән парлап үтәм
Кабатланмас язымны.

Кушымта:
Сиңа гына багышлыймын
Иң моңлы җырларымны.
Сиңа гына дип саклыймын
Күңел җылыларымны.

2. Йөрәгемне әсир итә
Назлар тулы күзләрең.
Бар дөньямны оныттыра
«Сөям» дигән сүзләрең.
Кушымта.

3. Уйларымда тик син генә —
Бары син дип җан атам.
Миннән бәхетле юк беркем —
Сине шашып яратам.
Кушымта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев