Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Кайбыч егете Сергей Васильев шигырьләре

Сергей Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында туган, хәзерге вакытта Казанда яши. Кечкенә сеңлесе өчен кызыклы шигырьләр яза.

Авыл

Төшләремә бик еш керә,

Туып-үскән авыл,

Болын, басулары аның,

Мәңге истә сакланыр,

 

Урман, күлләре,

Онытылмаслар һич тә,

Матур урамнары да,

Истә һаман да  истә.

 

Суда батмый, уттан курыкмый,

Безнең авыл балалары,

Сокландырмый биек йортлар,

 Шәһәрләр, калалары.

 

Елга-күлләр, кыр-басулар –  

Безнең туган йортыбыз.

Синдә тудык, шунда кайтыйк,

 Их, яраткан авылыбыз.

 

Бик сагындым, авылым сине,

Ешрак кайтасы иде,

Үскән жирне кадерлик,

Ул да  онытмас безне.

 

***

Иртән карап тәрәзәгә,

Шаккаттым мин.

Урамнарны кар баскан,

Биек аның таулары, киң.

 

Әйтерсең лә хәзер менә,

Өстебезгә ишелергә тора,

Көчле итеп җилләр исә,

Усал булып кар котыра.

 

Машиналар бата-бата,

Юлдан бара көчкә генә,

Кар туктамый гел ява,

Эш күп була кичкә менә.

 

Халык көтә җәй җитүен,

Эссе көннәр, озын төннәрне,

Капка төбендә кич утырып,

Сөйләшергә кирәк сүзләрне.

 

Җәен дә эш күп булса да,

Кышкы карлы юл түгел,

Көтеп алган кояшлы көн,

Җитсен тиз, көтә күңел.

 

Кошлар кайтыр тиздән,

Безгә җылы яктан,

Җир йөзе дә яшелләнер,

Тормас хәзергедәй актан.

 

Ә хэзергә әйтергәдер,

Түзик дуслар, озак түгел,

Җитәр язлар, җәйләре дә,

Җылылык көтә күңел.

 

Карга

Карга карга утырган,

Аякларын туңдырган.

Әнисенә кычкырган,

“Өебезгә кар тулган”.

 

Инде хәзер борчылып,

Ярдәм сорый малайдан.

Күршедә генә, ерак түгел,

Яшәүче Айдардан.

 

Бик эшчән малай булган,

Каргага да булышкан.

Җылы йортта кундырган,

Тәмле җимнәр  калдырган.

 

Карга бик тә сөенгән,

Бүләк итеп Айдарга ул,

Карылдый-карылдый,

Үз җыруын өздергән.

 

Шулай итеп карга белән,

Айдар дуслашып киткән.

Шигырьне дәвам итәр идем,

Язасы сүзләр беткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев