Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Ипи исе – ипи тәме

Гыйбрәтле хикәят

Сугыштан соңгы еллар... Авылларда ачлык, ялангачлык... Миңа тугыз яшь. Классыбызда унбиш укучыдан бер кызның гына әтисе бар, калганнарыбыз «әти» дияргә тилмереп үсте. әтиле кыз гел бәйләгән кофта киеп йөри иде. ике кесәсе дә бар, шуның берсе гел салынып тора, ә анда – ИПИ! Ул аны шундый тәмләп ашый, мин төкрегем йотам. ә исе!.. Башлар әйләнә. өйгә йөгереп кайтам, мич аралыгына кереп елыйм, минем дә ипи ашыйсым килә... әни: «Безнең урамга да бәйрәм килер әле, кызым», – дип, башымнан сыйпый, үзенең күзләрндә яшь. әти сугышка киткәндә тугыз яшендә калган абыем Митя беркөнне бербөтен ипи алып кайтты. Андый зур ипине Яңа Комазанда гына пешергәннәрдер кебек тоела миңа хәзер. Абый, Мамадыш педучилищесын тәмамлап, үзе-безнең Дүсмәт мәктәбендә математика фәнен укыта башлады. 1950 ел иде ул. Аның кулында ипи күргәч, абыема әтине күреп белгәне өчен булган үпкәм дә (ә мин әти сугышка киткәндә тумыйча да калганмын) онытылды кебек. әни ипекәйне, кулына алгач, озак кына күкрәгенә кысып торды, үзенең күз яшьләре елга булып ага, ипигә тама... «Менә бит, балалар, безнең урамда да бәйрәм бүген», – дия-дия, безгә калын итеп ипи кисеп бирде. Аның хуш исе, аның тәме! шулвакыт миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Без дә бит ипи ашыйбыз!!! Ходай рәхмәте, шуннан соң өебездә ипи бетеп тормады, безне укытучылар паегына керттеләр. Аннары абыемны армиягә алдылар, ул хәрби хезмәттә калды. Полковник дәрәҗә-сендә пенсиягә чыкты, улы да, оныгы да хәрбиләр. Аллага шөкер, безнең балалар ипигә, башка ризыкка тилмереп үсмәделәр. Андый заманнар башка кабатланмасын иде!

Фәния-Феодосия Галиева.
Казан. 2005, 26 апрель

Нократ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев