Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Ихлас, садә, саф хисләргә ниләр җитә...

Карендәшебез, автор-башкаручы Людмила Аланлы иҗатын тәкъдим итәбез

Язларыңа кайтыр идем

Язларыңа кайтыр идем,

Озын кышларың аша үтеп.

Безне кавыштыралмаган

Серләр йомгагын сүтеп...

 

Язларыңа кайтып киләм,

Алларымда, ләкин көзең бар.

Мине янә сынар өчен

Ява микән шушы җепшек кар?..

 

Язларыңда калыр идем,

Рөхсәтен бирсәң икән...

Мин бит гомер буе

“Җаным”, – дип дәшер чагыңны

Тилмереп көтәм...

 

Хисләрең – мәңге

Язлардан соң җәйләребез

Җитмәгән әле.

Сөйләшеп сүзләребез дә

Бетмәгән әле.

Күрешеп күзләребез дә

Туймаган әле.

Яшьлегебез сөю дәртен

Җуймаган әле.

Ул чәчләреңнең хуш исе,

Йөзеңнең яме...

Синдә генә була торган

Иренең тәме...

Синең миңа гына дигән

Хисләрең –мәңге.

“Яратам”, – диеп әйт тә син,

Кочакла әле.

 

***

Алтын йозакларга бикләп куеп хисләремне,

Йөгәнләгән чагым тойгыларым, серләремне...

Синең алда бераз кырыс булып тоелсам да,

Җинә алмам сыман нечкә хисләремне...

Алтын йозакларга бикләп куеп сүзләремне,

Синең янда бары ялган сүзләр сөйләрменме?

Дөрес фикер табармынмы ялган сарган чакта?

Чын уйларым башкасыннан сизәрсеңме?..

Алтын йозакларга бикләп куеп тойгыларны,

Синең алда буш җан гына булып тоелмаммы?

Тышкы яктан битараф калырга тырышсам да,

Сизәрсең күк моң дәрьясы – үз дөньямны…

Тормыш шундый –

Ул ниндидер кысаларга куып кертә,

Хисләреңне яшерергә дә мәжбүр итә.

Ләкин... йөрәк түрләреннән ургып, шашып чыккан

Ихлас, садә, саф хисләргә ниләр җитә..

 

***

Ничәмә ел узган..

Яңа хисләр сызган.

Хәзер килеп: “Кичер”, – дисеңме?

Мәхәббәтең белән

Күңелем төрмәгәнсен,

Йөрәк җуйган синең исемне,

Җәрәхәтләремә

Кемдер шифа булып,

Назлар булып җылы тын өргән.

Сөю ишекләрен

Йөрәк сиңа мәңге

Ачмаска дип ябып өлгергән...

 

Мин җәйләрдә калам

Мин жәйләрдә генә калам, күңел көзгә

Һич игътибар итми, һич кенә.

Уйларымның әле шундый чагы – көнгә иләсләнеп,

Гел уйламый әле кичне дә

Мин жәйләрдә генә калам, йөрәк әле

Гел сәламли ярсу җилләрне,

Тынычлыкны үз итмичә генә, әллә шулай

Мәңге-мәңге ярсып тибәрме?

Мин жәйләрдә генә калам, әйдә, син дә,

Ияр әле шашып, яратып.

Тормыш тәмен татып булыр төсле, дөнья матурлыгын,

Мәңге шулай җәйне яратып!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев