Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Григорий Родионов: “Язның моңсулыгын сылтау итеп, мин бүген дә сине сагындым”

Иҗаты, халкыбызга калдырган рухи мирасы белән онытылмас шәхес – Григорий Родионов шигырьләре

Шагыйрьлегем шикле бугай минем,

Ходай миңа сәләт бирмәгән.

Бөтен җырым килә табигатьтән,

Бөтен моңым - җылы җилләрдән.

 

Әнә, тышта апрель бөреләнә,

Яшел буяу эзли талларым.

Мин җырыма язның моңын кушам -

Яктырып ук китә таңнарым.

 

Талларыма яшел буяу бирәм -

Яфрак яра кинәт җырым да.

Мин җырыма сары төсләр өстим -

Сары иген шаулый кырымда.

 

Кызыл, зәңгәр, алсу төсләр ягып,

Мин чуп-чуар итәм болынны.

Яланымда гөлләр чәчәк ата,

Хуш ис күмә шигырь юлымны.

 

Шагыйрьлегем әгәр шушы булса,

Табигатьне генә макта син.

Шагыйрьләргә ярдәм кирәк чакта

Җир-ананы гына якла син.

 

Мин бүген дә сине сагындым

Язның моңсулыгын сылтау итеп,

Мин бүген дә сине сагындым.

Җилләр булып исте хатирәләр —

Җылы учак булып кабындым.

 

Ул көннәргә инде чыклар төшкән,

Чык астында яна чәчәкләр.

Бүген инде тәрәз каршысында

Шаулап үсә яңа чәчәкләр.

 

Язның моңсулыгы сылтау гына, —

Мин сагынам узган кышларны.

Узган җәйләр, көзләр сагындыра —

Сагынулар никтер ешлады.

 

Бу моңлану, бәлки, кыендыр да,

Тик теләгем минем саф, әйбәт —

Кешеләрдә булсын моңлану да,

Киләчәккә барсын мәхәббәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев