Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Георгий Ибушев: «Буран»

Георгий Ибушевның шушы карлы кышта язган өр-яңа шигырьләре.

Буран
Әй, яуды соң?! Урап-урап яуды,
Күз ачмаслык бөтреп карларны.
Коймаларны күмеп, киртләч-киртләч
Көртләр белән өеп урамны.

Койма гына түгел, сызгрып, шакып,
Тәрәзләргә кадәр ул өйде.
Кемнәрнеңдер капка ачалмыйча 
Интеккәнен күреп, ул көлде.

Кар эчендә оеп калды авыл,
Йөрер сукмак бетте. Җил аны
Хәзер куйды күмеп, себереп, —
Ул күчереп йөртте карларны.

Әллә кайчан, балачакта булган
Бураннарны искә төшереп.
Өч көн буе рәхәтләнде буран,
Туктый алмый яуды, ду килеп.

Аннан арып, җитте дигән сыман,
Кылган эшләренә сокланып,
Тынып калды ул. Өем-өем
Кар көртләрен күреп, таң калып.

Йокысыннан уянгандай, авыл 
Бер зарланып алды, бер көлеп.
«Бу кадәрле карны бик күптәннән
Күргәнебез юк иде», — диеп.

Кар чистартты берничә көн буе,
Өем-өем карда — йорт-тирә.
Көтмәгәндә эш китереп өйде
Өч көн барган буран кешегә. 

Без оныттык
Без оныттык әниләрнең бишек җырын,
Бәгыреннән өзелеп төшкән йөрәк моңын.
Без оныттык җырда сүзнең татлы тәмен,
Гаҗәеп саф, гүзәл, чиста тавыш ямен.

Без оныттык, сизми калдык җаныбызның 
Вакланып, бишек моңын югалтканын. 
Яңак буйлап төшеп барган күз яшенең
Җырга изге дога булып тамганлыгын.

Гөл бакчасын чүп басканны күрмәгән күк,
Җаныбызны вак-төяк җыр күмеп китте.
Җан баесын дип түгел, гел акчага
Корылган җыр җаныбызны колы итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев