Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елизавета Цыганова: "Чистай кызы Зәйтүнә турында уйлану"

Чистай районыннан карендәшебез Елизавета Цыганованың шигырен укучыларыбызга тәкъдим итәбез

Белгәнебезчә, Г абдулла Тукай Чистай кызы Зәйтүнә Мәүлүдовага гашыйк була. Ул Зәйтүнәне күпме генә яратса да, аңа бу турыда бер генә сүз дә әйтми. Зәйтүнә яңадан Чистайга кайтып китә. Тукай сөйгәне белән аерылуны бик авыр кичерә. Алар бары тик биш тапкыр очрашалар. Бу очрашулар да бик кыска вакытлы гына була, ләкин һәр икесенә шул мизгелләр онытылмаслык хатирә булып кала. Алар соңгы тапкыр 1908 елның 12 июнендә очрашалар. Хыяллары белән Тукай барыбер Зәйтүнә белән. Ни генә булмасын, бу ике җанны язмыш очраштырган; шагыйрьгә ул илһам биргән.

Яшерен мәхәббәт

Уйлый – уйлый, Тукай шигырь яза,
Кулларында көмеш каләме.
Шатланмый ул, бары сагышлана –
Ерак җирдә аның сөйгәне.
Каләм йөгерә кәгазь бите буйлап,
Тирән сагыш уйчан йөзендә.
Сагынулары аның күңелендә,
Йөрәк сере – кәгазь битендә.
Һәр юлында күпме яшь тамчысы,
Күпме сагыш һәрбер сүзендә.
Шигырендәге олы җан җылысы
Сөйгән кызның йөрәк түрендә.
Уйлый – уйлый Тукай шигырь яза,
Шигыре аның дустын тапсын дип.
Шул шигырьне укып, сөйгән яры
Яннарына кабат кайтсын дип.
Тәрәзәдән сузылып кояш карый,
Бу шигырьдә сөю шәүләсе.
Кояш булып, таулар арасыннан
Күренә төсле кызның гәүдәсе.
Тагын бер юл... Инде шигырь әзер.
Тик куясы калды ноктаны.
Сөйгән яры бик еракта хәзер,
Шуңа яши Тукай уфтанып.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев