Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елизавета Малова: "Чишмә суын эчеп үскән кызлар ла без электән"

"Мамадыш районының Владимир авылы кызы Елизавета Малованың шигырьләрен укыйк әле


 Чишмәле як 
Чишмәләргә бай безнең як,
Шуңа да без моңлыдыр.
Үзебезне күркәм иткән
Шул чишмәләр юлыдыр.
Шул сукмактан ничә тапкыр,
Чиләк-көянтә асып,
Әниләрне шатландырдык,
Чишмәдән сулар ташып.
Кечкенә чиләкләр белән
Башланган чишмә юлы,
тамчылап кына булса да,
Йөген гел өстәп торды.
Тормыш йөген инде менә
Чиләкләп кенә түгел,
Арба белән өстерибез - 
Йөгебез шактый бүген.
Сынатырга ьыенган юк,
Безнең иңнәр күнеккән:
Чишмә суын эчеп үскән
Кызлар ла без электән...


Туган якта
Сагынылган. Үземне дә
Сагынган бу урыннар.
Гөл бәйләме тотып, каршы
Чыккан әнә болыннар.
Кояш булып шатлык балкый,
Бераз гына моңсу да.
- Без дә исән, кайттыңмы? - дип,
Тургай сайрый басуда.
Читтә йөреп ерагайган 
Төсле иде аралар.
И туган як, аңлыйм сине:
Үземдә дә яра бар.
Үткәннәр онытылмый,
Тик кадерле бүгенге.
Сагынуларым менә тагы
Ярларыннан түгелде.
Казлар куып үтим әле
Су буеннан тагын бер.
Миннән бәхетле кемең бар
Бүген монда, и гомер?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев