Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Елена Григорьева-Даниловадан шигъри тәлгәшләр

Кар көрәп арыганнан соң, бераз хәл алырга утырганда, кәефегезне күтәрү өчен язылган шигырьләр.

ГАМЬ. ТӘМ. ЯМЬ.

Яшәү тәмен белми торган мескеннәрне, чынлап, жәллим-
Көнләшүдә аерма юк- агы да бер, карасы да!
Чит уңышны таный алмау, күр(ә)алмаудан шул көнләшү-
Үз башына алган чире, узмаслык җан ярасы да.

Булдырмагач, көчәнмә, син, артың ертып, көнче дустым,
Барыбер мин булалмассың, никадәрле тырышсаң да!
Үз юлыңны чистарт чүптән- файдасы да сиңа булсын,
Миңа булган миндә калыр- бетеп, үлеп корышсам да!

Үз башыңа бәла алып, юкка, миннән көнләшмәле-
Көтелмәгән борчу, чирләр килмәс димә сиңа беркөн!..
Калдырырсың булган малың, алалмассың кешенекен-
Теләк телә: саулык бирсен! Булсын сулыш алыр иркең!

Безгә кадәр яшәгәннәр, бездән соң да булыр тормыш:
Шатланырлык сәбәпләр бар, яшәүләрдә булса гамең...
Сал үз юлың-төзе, тырыш-күрмә кемнең кем икәнен-
Күңел биреп яшә бүген! Тап бу җирдә яшәү ямең!



АКЫЛНЫ КҮРМӘДЕГЕЗМЕ?..

" Кайчан керер безгә акыл?!"-
Дустым әйтә, бермәлне..
Аптырашта калдым... Уйлап,
Ни әйтергә белмәдем...

Акыл безгә керәме соң,
Кем аңа ишек ачкан?!.
Әйтсәм әйтим, ул бит бездән,
Үзе, йөгереп качкан!..

Акыл бездән читләп йөри-
Курка, шүрли, күрәмсең...
Нинди була икән соң ул?-
Килә, бик тә, күрәсем!

Акыллылар акыл сата,
Безнең ише-юләрен...
Акыл, безнең алдан бармый,
Хәтта, арттан иярми!

Күп уйласаң, картаясың,
Битне җыерчык баса.
Уйламыйча гына яшәп
Карыйкмы соң, булмаса?..

Уйламаска, картаймаска
Кемнәр рөхсәт бирмәгән?!
Акыллыга, уйлаучыга
Андый рәхәт тимәгән!

Кермәгән дә, чыкмаган да!
Ул, гомумән, булмаган!
Әллә, мәйтәм, өләшкәндә
Без,әле, гел тумаган?!.

Кыек-мыек, михнәтләрне,
Тик үземнән күрүем.
Туйдырды шушы юләрлек-
Акыл эзләп йөрүем!..

... Берәрегез күрмәдеме?

 

БУРАНЫМДА АДАШТЫМ.

Бураннар күмделәр син килер юлларны,
Бураннан уздырып, мин, үзем дуладым:
Чуалды акылым, хыяллар, уйларым-
Уйларда адашып, үкереп еладым...

Юлларың бәйләнгән җеп очым югалды!..
Акланмас өметем... Саташты хыялым-
Мин, сиңа үземне богаулап бәйләдем-
Йөгәнсез хисләргә тоташты уйларым:

Кыршаудан, тышаудан туймады буйларым-
Без бергә мәңгегә!..шулай дип уйладым-
Шуңамы, чикләнми саф, садә хисләрдә,
Тыелган сөюдән үземне тыймадым...

Күрмәде күзләрем бураннар тузганын-
Башымда зилзилә-минем үз тузаным...
Адашкан, саташкан уйларда мин ялгыз-
Юлларны кистем дә, өеп кар бурадым-
Өзелгән юлларны яхшыга юрадым!..

Өметем яшәүдән, сөюдән туймыйча,
Беръяктан, бернинди сиземләү тоймыйча-
Хыялга төренгән шул исәр уйларны
Очырдым иреккә-буранга! Тыймадым

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев