Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Егор Уткин: “Кырлар сәламе”

Егор Уткин исеме поэзия яратучыларга яхшы таныш. Аның туган авылы, аның кырлары турында язылган шигырьләре һәркемнең күңелен рухландыра

Кырларым

Гомер итү кырны кичү түгел...

Теләмимен эзсез узарга.

Кырларда мин сызган буразналар

Җирдән айга җитәр сузарга.

 

Буразнадан кердем бу тормышка,

Шунда үстем, шунда чыныктым.

Туфракны мин тирем белән ашлап

Йөрәк хисем белән җылыттым.

 

Иген генәме соң, бу җирләрдә

Бәхет үзе үсә каерылып.

Шуңа микән һава җитми кебек,

Кырларымнан торсам аерылып.

 

Башак шавы

Дымлы буразналар буйлап

Уйнап йөргәндә эш юктан,

Шаян җил игенчеләрдән

Гаҗәеп матур җыр откан.

 

Җил җил инде: сер сакламый,

Гел сөйләп йөргән бу хакта.

Көйләгән җырны каенга,

Моңаеп торган усакка.

 

Уҗымнар шыткач, аларга

Өйрәткән ди, тулы килеш...

Башак шавы – игенченең

Язгы дәртле җыры имеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев