Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Егор Уткин: «Икеләтә яшьләр гашыйк булсын, икеләтә сөйсен, сагынсын» (шигырьләр)

Карендәшебез Егор Уткинның «Күңелемә коя чишмәләр» китабыннан алынган шигырьләр.

Иртәге көн туа йөрәктән

Көннәр килә,
Көннәр китә тора.
Алдан килми,
Килми кичегеп.
Үз законы,
Үз юлы бар аның,
Кешеләрдә
Гаме,
Эше юк.
 

Көннәр үтә…
Алар бертөрле, дип, Бертөсле, дип
Менә кем әйткән!
Иртәге көн туа
Бүгеннән үк
Кат-кат яну,
Кат-кат уйланудан…
Иртәге көн туа
Йөрәктән!

 

Яңа елда сезгә теләгем

Икеләтә якты янсын кояш,
Икеләтә җирдә нур артсын.
Икеләтә яусын җылы ләйсән,
Икеләтә җирдә ямь артсын.

Икеләтә шахтер күмер киссен,
Икеләтә корыч коелсын.
Яшь киленнәр игезәк бала тапсын,
Икеләтә уңыш җыелсын.

Икеләтә яңа йортлар үссен,
Тәрәзләрдә нурлар кабынсын.
Икеләтә яшьләр гашыйк булсын,
Икеләтә сөйсен, сагынсын.

Икеләтә аерылулар кимеп,
Икеләтә артсын кавышу.
Әй, кешеләр,
Сезгә бәхет телим,
Икеләтә бәхет — бары шул!!! 

 

Өй кырында каен кызы

Өй кырында каен кызы,
Шаян җил килгән янына.
Шыпырт кына нидер сөйли
Каенкайның колагына.

Кызык мәзәктер, ахры,
Җил күп йөри, күпне белә…
Тегесе, әй, эче катып,
Бөгелә-сыгыла көлә,
Кулларын чәбәкләп көлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев