Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Балалар фольклоры: Тамашалы уеннар – “Аксак тәкә”

Сарман районының Ләке авылында язып алынган.

Балалар бер урынгарак тезелеп басалар. Бер баланы «ана» итеп, икенчесен «аксак тәкә итеп» сайлап куялар. Аксак тәкә уен алдыннан кая булса да качып торырга тиеш.

— Ана урманга барырга җыена. Балаларына кем килсә дә ачмаска куша. Аннан балалары тирәсендә өч мәртәбә әйләнеп болай ди:

— Аксак тәкә кермәсен, Тимер читән үрмәсен.

Йөргән вакытында читән үргәндәге хәрәкәтләр ясый. Ана китә. Аксак тәкә килә.

— Ачыгыз, балаларым...

— Юк, безгә әни ачмаска кушты, — диләр балалар.

— Мин сезнең әниегез, ачыгыз...

Балалар ишекне ача. Аксак тәкә бер баланы алып китә. Шулай алдалап, барлык балаларны да урлап бетерә бу. Урманнан ана кайтса, балалары юк. Ана елый-елый аксак тәкәгә китә. Барып җиткәч:

— Аксак тәкә, балаларым югалды, синдә түгелме? — ди.

— Мә инде, берсен бирәм алайса, дип, аксак тәкә бер баласын чыгара.

— Тагын да берсен генә бир инде?

Ана шулай берәм-берәм барлык балаларын да алып өенә кайтып китә. Кайткач, ана мунча яга һәм иң кечкенә баласына әйтә:

— Бар, кызым, аксак тәкәне мунчага чакырып кил, — ди. Кыз аксак тәкәгә килә:

— Әни сине мунчага чакырды, — ди.

— Зуррак баласын җибәрсен, синең сүзеңне тыңламыйм, — ди. Зуррагы килә. Шулай итеп барлык балалар да килеп чакырып карыйлар, тәкә килми, соңыннан ана бара. «Әйдә, аксак тәкә, мунча кереп чыгарсың, безгә барыйк», — ди.

— Этләрегез юкмы соң?

— Юк, каян булсын соң ул бездә?

— Барыйм инде алайса.

Бергәләп кайталар. Аксак тәкә мунчага бара. Мунча чабына, юына, киенә дә кайтырга чыга. Шул вакыт балалар этләр булып, тегене куа, талый башлыйлар. Аксак тәкә коты очып өенә йөгереп кайтып китә.

(«Керәшен җыру әйтә» китабыннан).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев