Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

«Ай, күкеләр, күке» җыруы (аудиосы белән)

Әлеге җыруны фольклорчы галим Геннадий Макаров 1978 елда Мамадыш районының Әжмәк авылында язып алган.

Ай, күкеләр, күке

Кызыл күлмәгең кысмыймы?
Иңсәләре тар мәллә?
Ай, күкеләр, күке, иңсәләре тар мәллә?
Әйләнәсең дә карыйсың, әйтер сүзең бар мәллә?
Ай, күкеләр, күке, әйтер сүзең бар мәллә?
Ай, күкеләр, күке, җәй үтте, урак җитте.

Чуклы чәригеңне күрдем, бигрәк матур атлыйсың,
Ай, күкеләр, күке, бигрәк матур атлыйсың;
Син бит минем гөлҗимешем, чәчәк кенә атмыйсың,
Ай, күкеләр, күке, чәчәк кенә атмыйсың.
Ай, күкеләр, күке, җәй үтте, урак җитте.

Җилбер-җилбер җил уйната ука чук чачакларын,
Ай, күкеләр, күке, ука чачакларын,
Җомаклардан чыктың мәллә, бик сөйкемле сүзләрең,
Ай, күкеләр, күке, бик сөйкемле сүзләрең.
Ай, күкеләр, күке, җәй үтте, урак җитте.

Җырның үзен шушы сылтама буенча тыңлап була: https://vk.com/wall-11373411_89483.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев