Әсирлек газаплары кичергән Григорий дәдәй
Зәй районының Кабан Бастырык авылыннан Мария һәм дьякон Алексей Андреевлар гаиләсендә туып-үскән Григорийга күп сынаулар аша үтәргә, әсирлек газаплары кичерергә туры килә.
Әсирлектән — иреккә
Григорий Андреев1937 елны авылдашы Арина (Үринә) Михайловнага өйләнә, уллары Андрей туа. Икенче балаларын көткәндә сугыш башлана. 1941 елның 23 июнендә Гришкә дәдәй авылдашыбыз Никифор Аксаков белән бергәләп фронтка китәләр. Ул 637нче корпусның артиллерия полкына алына.
1941 елның 19 июлендә Белоруссиянең Гомель шәһәре янында барган каты сугышта аларның полкы чолганышта кала, контузия алган Григорий Андреев аңына килеп күзен ачканда фашист солдатларының үзенә автомат терәп торганнарын күрә… Аларның бөтен полкы әсирлеккә төшә.
Татарстан тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивыннан алынган 879нчы белешмәдә язылганча, 1941 елның 16 сентябреннән 3 ноябренә кадәр Григорий Андреев 312нче лагерьда (шталаг ХХ-С) әсирлектә була. Ул аннан иптәшләре белән бергә кача, ләкин аларны табып, бик каты кыйныйлар. 1942 елның 1 маенда качарга уйлаганнарын сизеп алып, аларны тагын да авыррак шартлардагы шталаг ХХ-Вга күчерәләр. Ул лагерьда 1942 елның 23 июленә кадәр газапланган Григорий Андреев иптәшләре белән тагын кача. Әмма бу юлы да эзләп табып, 31 июльдә аларны шталаг ХХ-Ага ябалар. Бер баракта 25әр мең кеше тотыла.
Әсирлектәге безнең совет солдатларыннан аермалы буларак, Америка һәм Бөекбритания тоткыннары уңайлырак шартларда тотылалар, аларны ашаталар да. Ачлыктан, түзеп булмаслык авыр шартлардан үлгән тоткыннарның гәүдәләреннән барактагы сасы искә чыдашлы булмый. Йогышлы авырулар таралып, тоткыннар күпләп үлә.
Ул лагерьдан Гришә дәдәй якташлары — Зичәбаш, Дүрт Мунча һәм Кәләйдән булган өч иптәше белән бергә кача. Төннәрен алар барак астыннан траншея казыйлар да, шуннан чыгып качалар. Бу юлы төнлә бер карчыкка кереп исән калалар. Ул карчык аларны сатмый, жәлләп бераз ашатып чыгара, кайда яшеренеп торырга икәнлеген аңлата. Алар урманда Украина сугышчылары качып яшәгән землянканы табып, шунда торып исән калалар. Аннан үзебезнекеләр ягына чыгалар.
Григорий Андреев бөтен тикшеренүләрне үтеп, 1945 елның 6 октябрендә авылга кайтканда, олы улы Андрейга — алты яшь, үзе киткәч 1942 елның январенда туган төпчек улы Мишага өч яшь ярым була. Ул әсирлектән качкач төн уртасында ашарга эзләп чыгуларын, җиргә ятып кабалана-кабалана чирәм җир ашауларын, чокырга җыелган болганчык суны йотлыгып эчүләрен, чүпкә чыгарып ташлаган бәрәңге кабыкларын җыеп ашауларын балаларына, авылдашларга сөйли.
Гришә дәдәйгә авылыбызда авыр сүзләр ишетергә, җәберләүләргә түзәргә туры килә.
«Мәскәүгә, СССР оборона министрлыгына хат язып, бөтен документларын яңадан тикшерткәч кенә гаебе юклыгы, илне сатмаганлыгы ачыклана. Зәй хәрби комиссариатына чакырып, Гришә дәдәмә хәрби бүләкләрен — медальләрен кире кайтардылар, сәләмәтлеге какшаган дәдәмә хәрби пенсия дә түли башладылар, авылдашларыбыз аны кимсетүдән туктады, — дип искә ала аның бертуган энесе Пётр Андреев. — Хатыным Нинаның 1946 елда бертуган энесе, Сарман ягындагы Түбән Чыршылы егете Василий Андров сроклы хәрби хезмәтне Германиядә үтте. Приказ көткән вакытта, ул бертуган Григорий дәдәм тоткынлыкта булган лагерьны эзләп таба. Баракта, әсирләрнең фамилияләре арасында «Григорий Андреев» дигән язу да була».
Сугыштан чирләп, хәлсезләнеп кайткан Гришкә дәдәйне Үринә түти төрле үләннәр белән дәвалый. Аларның тагын алты балалары туа. Икесе дә Мария исемле кызлары һәм Александр исемле бер уллары йогышлы чирдән кечкенә чакта үләләр. Гришкә дәдәй алачыкта тимерче булып эшли. Ул чакта алачык тегермән тыкрыгыннан төшешли, су буенда урнашкан була. Салкын алачыкта эшләп, аның сәламәтлеге тагын да какшый. 1961 елның 14 июлендә, нибары 47 яшендә ул Ходай каршына китә.
Фотода Григорий Андреевның хатыны Үринә – уллары Григорий (сулда), Александр (басып тора), оныклары Людмила (алдында утыра) һәм Валентин (уңда) белән.
Андреевларның алты улы
Үринә түти үзенең биш баласы — Андрей, Михаил, Николай, Алексей, Александр белән тол кала. Гришә дәдәй үлгәннән соң төпчекләре Григорий туа. Бераздан Үринә түти Яр Чаллыга күченеп, кирпеч заводында эшкә керә, лаеклы ялга да шуннан чыга. Әмма өйдә утырмый, дәваханәгә кер юучы булып урнаша. Кинәт үлгән 18 яшьлек улы Алексей кайгысын авыр кичерә Үринә түти. Калган биш улы гаилә корып, Чаллыда төпләнде. Уллары да, әтиләре Гришкә дәдәй кебек, техника белән кызыксынды, техникага бәйле һөнәр сайладылар.

Фотода Үринә һәм Григорий Андреевларның уллары Григорий, Александр, Михаил һәм аның хатыны Галина.
Олы уллары Андрей дәдәй (1939 елда туган) «КамАЗ» заводлар берләшмәсе заводындагы кайнар цехта металл эретеп коючы булып эшләде, Кадрәк авылы кызы Магдалинага өйләнде (балалары — Валентин, Людмила, Вячеслав).
Михаил (1942 елгы) һәм Николай (1946 елгы) Яр Чаллыда шофёр булдылар. Михаил дәдәй күрше Зичәбаш кызы Галина Миронова белән гаилә корды (балалары — Юрий һәм Мария). Алар Тукай районындагы Яңа Дөрештә йорт салып, мал-туар асрап яшәдәләр.
Николай дәдәй авылдашыбыз Мария Ермаковага өйләнде (балалары — Алексей, Люба).
Александр (1957 елгы) Себердә шофёр булып эшләде, Пермь ягында туып-үскән Вера белән өйләнешеп, уллары Александрны үстерделәр. Вера авыру Үринә түтине үз анасыдай якын итеп, соңгы сулышына кадәр карады.
Александр:
«Әни кулларымнан җитәкләп әтием янына су буендагы алачыкка алып бара иде. Без аңа яңа пешкән җылы ипи, бәрәңге дурычмагы, коймак сөт, кайнар чәй алып бара идек. Әтием бик ютәлли, тыны кысыла. Тешләре дә юк иде аның. Безне күргәч йөзе яктыра, мине кулларына алып сөя. Без килгәнгә куана, «алачык җылынды, тәмле ис таралды», дип әйтә иде. Шул чаклар, кино кадрларыдай, бер-бер артлы күз алдына килә», — дип, Үринә түтине, Гришә дәдәйне искә ала.

Гришә дәдәй белән Үринә түтинең уллары Александр һәм Григорий Яр Чаллыда үзләренә иркен, матур өйләр салып, кош-корт асрап яшиләр.
Төпчекләре Григорий безнең Кабан Бастырык кешеләреннән оешкан Таш-Елга авылы кызы Тамара Ермолаева белән уртак гаилә юлыннан атлады (балалары — Николай, Варвара, Илья). Григорий да кечкенәдән техника яратты. Хәрби диңгез флоты авиациясендә өлкән матрос булып хезмәт итте. Флоттан кайткач, Чаллыда автомеханика техникумын тәмамлап, машина, трактор двигательләрен көйләүче, аннан механик булып эшләде. Лаеклы ялдагы Григорий «КамАЗ», «Урал» кебек йөк машиналарының, тракторларның эчке яну двигательләрен ремонтлау участогы ачты. Ул махсус хәрби операциягә кирәк булган машиналарны да ремонтлый.
«Илебез тынычлыгы өчен барган махсус хәрби операциягә үз өлешем керүенә сөенәм. Сугышчыларыбыз исән-имин йөрсен, машиналары төзек булып, йөреп торсын. Җиңү юллап, барысы да туган илебезгә, үз гаиләләре янына исән-сау әйләнеп кайтсыннар», — дип тели Григорий Григорьевич.

Фотода Григорий Григорьевич – хатыны Тамара белән.
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районының Усад авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев