Зәйдә – якты бәйрәм
Иске Зәй мәдәният йортында “Оло кон – җакты бәйрәм” кичәсе булды.
«Кичәгә җыелучыларны район башлыгы урынбасары Пётр Уразайкин котлап, безнең районда төрле милләт вәкилләренең үзара дус-тату яшәвен ассызыклады, алга таба да шулай бердәм булырга чакырды. Район керәшен җәмгыяте җитәкчесе Пётр Минеев та сүз алып, бәйрәм белән котлады», – дип хәбәр итте журналист Клара Ермолаева.
Элгәредән борынгыдан ук килгән асыл йолаларыбызны, үзебезгә генә хас булган гадәтләрне кадерләп саклаганнар. Ул бай мирас буларак, буыннан-буынга тапшырылып, безнең көннәргә кадәр түгелмичә-чәчелмичә килеп җиткән. Бездә халык уеннары да, халык авыз иҗаты үрнәге булган фольклор да үзгәрешсез сакланып калган.
Бу 23 ел керәшен мәдәнияте сагында торучы «Җиләк» фольклор ансамбле чыгышында да ачык күренде. Кичәдә «Русская душа» вокаль ансамбле, «Заиночки» бию төркеме, «Вдохновение» триосы, «Бишкәй» балалар фольклор ансамбле, «Ивушка», «Старомавринские напевы», «Рябинушка» рус ансамбльләре чыгыш ясады.
Роза Зотова, Марс Гуреев һәм Роза Кузьмина тамашчыларга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Һәр чыгыш ясаучыга Олы көн күкәе бирелде.
«Олы көн табыны» фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү бәйрәмнең иң истәлекле мизгелләреннән булды. Пасха бәйрәме уңаеннан район керәшен җәмгыяте оештырган «Олы көн табыны» фотоконкурсында 52 кеше катнашты. Гаилә кыйммәтләрен, милли аш-су традицияләрен саклау максатыннан оештырылган конкурста Сарман, Түбән Кама һәм, хәтта Мәскәүдән, Кырымнан да катнашучылар бар иде.
«Олы көн табыны» фотоконкурсында беренче урын Елена Хәбибуллинага бирелде. Икенче урында — Сарсаз-Баграж авылыннан Галина Мартемьянова, өченчедә — Сарсаз-Баграждан Светлана Макарова һәм Кабан-Бастырыктан Юрий Ермаков.
Җиңүчеләргә спонсорлар Николай Токранов, Николай Тихонов, Пётр Минеев, Николай Казаков һәм Людмила Глушкова әзерләгән призлар тапшырылды. Конкурста катнашучыларның калганнары да бүләкләр алды.
Район җитәкчелеге, район мәдәният йорты һәм җирле керәшен оешмасы бергәләп оештырган «Оло кон — җакты бәйрәм»гә килүчеләр җирле рәссамнәр Александр Биканов һәм Борис Князев картиналарыннан оештырылган күргәзмәне дә кызыксынып карады. Кичә шулай матур гына үтеп китеп, күңелләрдә җылы хисләр калдырды.
Юрий Ермаков фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев