Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән авылы мәктәбендә мемориаль такта ачылды

Кайбыч районының Хуҗа Хәсән мәктәбендә мөһим вакыйга — махсус хәрби операциядә зонасында батырларча һәлак булган, кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаучылар Николай Герасимов һәм Илнар Гафуров хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

Тантанада батыр егетләрнең туганнары, дуслары, авылдашлары, мәктәп укучылары, шулай ук, хөрмәтле кунаклар: Кайбыч муниципаль районы башлыгы – Альберт Рәхмәттуллин; Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе – Айрат Зарипов, Кайбыч муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы –  Илмас Хәмидуллин катнашты.

 

 

“Мәктәп укучылары, укытучылар һәм авыл халкы белән бергә Ватан өчен гомерләрен биргән батырларны искә алдык. Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә һәм мәктәп тарихында мәңгегә калачак”, – диде мәктәп директоры Надежда Макарова. 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев