«Үзенчәлекле чаналар, уеннар, ярминкә»: Мамадыш «SunnyФЕСТ» фестиваленә әзерләнә
7 февральдә Мамадыш шәһәренең Совет урамында 10нчы тапкыр «SunnyФест» фестивале узачак. Ул быел Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланачак.
Мамадыштагы «SunnyФест» фестивале елдан-ел киң колач җәя. Катнашучы командалыр, фестиваль кунаклары да елдан-ел арта. Әлеге фестиваль «Татарстанда Кыш» проектының бер өлеше булачак. Юбилей уңаеннан иң креатив чаналар өчен 50 мең сумлык махсус номинация булдырылган. Төп ярышлар биш номинациядә узачак.
«Быелгы фестиваль Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган. Чанада шуу бәйрәме тәүге мәртәбә Республиканың яшьләр аграр оешмасы, туристлык комитеты, Мамадыш хакимияте тарафыннан оештырылган иде. Ул матур гадәткә әверелде, быел инде унынчы мәртәбә үткәрелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре бәйрәмгә чакырылды. Концерт булачак, олылар һәм балалар өчен уеннар әзерләнде, ярминкә эшләячәк. Приз фонды – 300 мең сум. Урамнар һәм территорияләр чистартылды, автомобильләрне куеп тору мөмкинлекләре тудырылды, – дип хәбәр итте Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Тамашачыны кайнар чәй, коймак, төрле уеннар, бүләкләр көтә. Татар эстардасының яшь җырчылары Нәфис Гиниятов, Ралик Шәрәфиев чыгышлары да көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев