Түбән Үрәс мәктәбендә халыкара фәнни конференция узды
Хәбәрләр

Түбән Үрәс мәктәбендә халыкара фәнни конференция узды

31 октябрь көнне Кукмара районының Түбән Үрәс урта мәктәбендә унберенче тапкыр халыкара фәнни конференция уздырылды.

Конференциядә Казан федераль университеты, Кукмара, Чүпрәле, Арча, Казан укытучылары һәм балалар катнашты.

Укытучылар һәм укучылар үзләренең уку-укыту тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

“Бу конференциядә Үрәсбаш балалар бакчасы педагоглары, балалары да катнашты. Килгән кунакларны бакчада оештырылган "Керәшен йорты" почмагындагы милли хәзинәләр белән таныштырдык. Үзебезнең йола-гадәтләр турында сөйләдек. "Мин талантлы" дигән номинациядә керәшен халык биюен башкарып, Александра Андреева (1,3 яшь), Карина Гаврилова (2 яшь) өченче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Күп кенә педагоглар да диплом белән бүләкләнделәр”, – дип хәбәр итте Үрәсбаш авылы балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова.

Любовь Павлова фотолары.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев