Татарстанда көчле җил һәм боз яву көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда көчле җил һәм боз яву көтелә

18 июньгә каршы төндә Татарстанның кайбер районнарында һәм Казанда яшенле, секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил һәм боз яву көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика һәм башкала халкына начар һава торышы булганда реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәрү линияләре астында качып тормаска киңәш итә.

«Урамнарда һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны карагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев