Татарстанда киләсе атна башына кадәр аномаль җылы һава торышы саклана
Хәбәрләр

Татарстанда киләсе атна башына кадәр аномаль җылы һава торышы саклана

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында әйтелә.

Синоптиклар әйтүенчә, төньяк киңлекләр буйлап бер-бер артлы хәрәкәт итүче атлантик циклоннар салкын арктик һавага континент эченә керү юлын япкан, ә көнбатыш агымнар белән Россиянең Европа территориясенә бик җылы һава килә башлаган.

Өстәвенә, республика көньяк-көнчыгыш антициклон перифериясе йогынтысында калды, шул сәбәпле төбәк территориясендә явым-төшем көтелми. Якын көннәрдә Татарстанда һәм һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, дип ачыклык кертте метеорологлар.

Төнлә һава температурасы 0..-5 градуска, түбән урыннарда аязганда -10 градуска кадәр төшә, ә көндез +2..+8 градуска кадәр күтәрелә Уртача тәүлеклек температура нормадан 4-5 градуска югарырак булачак. Бу чорда сизелерлек явым-төшем көтелми.

Шул ук вакытта, температура күтәрелү һәм кар эрү шартларында урыны белән юлларда көчле бозлавык фаразлана.

Татар-информ

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев