Шүрнәктә VI региональ фәнни-гамәли конференция үткән
Хәбәрләр

Шүрнәктә VI региональ фәнни-гамәли конференция үткән

Алабуга районының Шүрнәк мәктәбендә укучыларның тикшеренү һәм иҗади эшләре буенча VI региональ фәнни-гамәли конференция үтте.

Конференция укучыларның иҗади эшчәнлеккә кызыксынуын арттыру, фәнни-тикшеренү эшләре күнекмәләрен үстерү, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү, алган белемнәрне гамәлдә куллану, Ватанга мәхәббәт, туган якка тугрылык хисләрен тәрбияләү, Татарстан Республикасының тарихи мирасын өйрәнү һәм саклау максатларында оештырыла.

Конференцияне оештыручы — Татарстандагы Алабуга муниципаль районының «П.И.Захаров исемендәге тулы Дан ордены, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры булган гомуми белем бирү бюджет учреждениесе.

Олы Шүрнәк мәктәбе бинасында үткән фәнни-гамәли конференциядә укучыларның тикшеренү һәм иҗади эшләре тәкъдим ителде.

«Сүрәкә» керәшен Фольклор ансамбленең күркәм чыгышы чараның бизәге булды кунакларга да, конференциядә катнашучыларга да көчле энергия бирде», — дип язды Олы Шүрнәк авылы мәдәният йорты җитәкчесе Роза Роева.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев