Сәвәләй мәктәбен быел өч егет тәмамлады
Хәбәрләр

Сәвәләй мәктәбен быел өч егет тәмамлады

Зәй районының Сәвәләй мәктәбендә дә чыгарылыш кичәсе узды.

Сәвәләй урта мәктәбендә быел 11нче классны өч укучы тәмамлады. Чыгарылыш кичәсе – тормыштагы иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе. Гамьсез балачак, дәресләр, тәнәфес – барысы да артта. Зурлар тормышы башлана.

Сәвәләй мәктәбен тәмамлаучы укучыларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм  белән муниципаль районның финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев котлады. 

Шулай ук, укучыларга  котлау сүзләрен Сәвәләй авыл җирлеге Сергей башлыгы Маклаков җиткерде. Мәктәп директоры Анастасия Петровна егетләргә уңышлар теләде. 

Барлык чыгарылыш укучыларына зур уңышлар телибез. Яхшы, төпле белем алып, туган якларында хезмәт куйсыннар.

Зәй-информ

 

 

 

Фото авыл җирлегеннән.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев