Римма Никитина: «Яратып китеп барам...»
Хәбәрләр

Римма Никитина: «Яратып китеп барам...»

Җырчы шундый сүзләр белән, социаль челтәрендә пост урнаштырган.

Римманың мәхәббәттә чираттагы ялгышудан соң килеп туган җыр сүзләре икән бу. «Кире килмә» дип атала.

— Бик авыр булган иде ул чакны. Мин беркайчан да андый кеше белән яши алмыйм. Әгәр дә мине аңламый, кадеремне белми икән, нигә дип андый ваемсыз егет белән тормыш юлын уртак итәргә? Кыз булып җитлеккән чагымнан алып, мин бер девиз белән яшим — мин үземә берәү генә һәм тормышымда минем берәү генә, димәк, минем дә бәхетле булырга хакым бар.

Күңелемә авыр чакта, мәхәббәттә чираттагы ялгышудан соң килеп туган җыр сүзләре бу. Мин ул чакта да шул сүзне әйттем аңа, үземне таптарга юл куймыйм, мин интегеп яшәүне түгел, үземне сайлыйм, дидем. Башкаларга да шуны киңәш итәм. Гәрчә, дөнья беткән, ансыз сулыш алып булмас кебек тоелса да ышаныгыз, сез теләгән кеше барыбер очраячак язмышыгызда, көтегез генә! — дип әйтә Римма. 

Фото: Алина Кондратьева

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев