Оренбург белән Казан арасында туры тимер юл бәйләнеше эшли башлаячак
Хәбәрләр

Оренбург белән Казан арасында туры тимер юл бәйләнеше эшли башлаячак

«Үзбәкстан тимер юллары» на караган яңа пассажирлар составы атнага бер тапкыр Ташкент — Казан маршруты буенча йөриячәк, Сорочинск һәм Бузулукта тукталышлар ясаячак.

Оренбургтан Татарстан башкаласына беренче поезд 23 декабрьдә китәчәк, ә Казаннан кайту рейсы 25 декабрьгә планлаштырылган. Юлдагы вакыт 19 сәгать 43 минут тәшкил итәчәк, ә плацкарта вагонында билет бәясе 3 950 сумнан башлана.

Маршрутны эшләтеп җибәрү төбәкләр арасында турыдан-туры һәм уңайлы элемтәгә күптәнге ихтыяҗны каплый, чөнки элегрәк Оренбургтан Казанга бары тик автобус яки самолетта гына барып була иде.

Шәһри Казан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев