Бу ел Балык Бистәсенең Зур Машләк һәм Зур Солтан авыллары халкы өчен шатлыклы вакыйгалар белән истә калачак.
Яңа төзелгән фельдшер-акушерлык пунктларының тантаналы ачылышына бөтен авыл халкы җыелды. Башта традиция буенча авыл халқын Кыш бабай белән Кар кызы сәламләде. Аннары район башлыгы Радик Исламов сүз алды. Үз чыгышында ул бар кешегә дә уңышлар теләде.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының җаваплы хезмәткәре, республика кунагы Фәнис Исхаков, авыл җирлегендә яшәүчеләрне яклау чаралары алга таба да дәвам итәчәк дип ышандырды. Авыл халкына сәламәтлек теләде һәм монда бары тик профилактика максатларында гына килергә булсын диде ул.
Медицина хезмәткәрләре дә җитәкчеләргә рәхмәт белдерделәр һәм Яңа елда мондый шатлыклы вакыйгаларның күбрәк булуын теләделәр.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев