«Нур» ансамбле фестивальдә керәшен җыр-биюләрен тәкъдим итте
Хәбәрләр

«Нур» ансамбле фестивальдә керәшен җыр-биюләрен тәкъдим итте

Азнакайда «Балкыш» үзешчән башкаручылар республика фестиваленең район туры узды.

Татарстанда ветераннар арасында үзешчән башкаручылар «Балкыш» («Сияние») фестиваленең сайлап алу этаплары бара. Чараны Татарстан республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы үткәрә.

«Фестивальне, гомумән, теләсә кайсы проектны үткәрү, беренче чиратта, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплана», — диде ТР ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе,  фестивальне оештыру комитеты рәисе урынбасары Хәбир Иштирәков.

Фестивальнең конкурс өлеше 11 номинация буенча үткәрелә: ялгыз җырлау, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль һәм башкалар.

«Азнакайда узган әлеге фестивальнең беренче турында шәһәрнең «Нур» ансамбле дә катнашты. «Нур» ансамбле Россия Халыклары бердәмлеге елы уңаеннан төрле халык культурасын күрсәтте: керәшен, татар, рус, чуваш», — дип сөйләде республика керәшен иҗтимагый оешмасы члены Валерий Тимиряев.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев