Мәләкәс балалары «Яшә, чишмә!» фольклор конкурсында катнаштылар
Хәбәрләр

Мәләкәс балалары «Яшә, чишмә!» фольклор конкурсында катнаштылар

Яр Чаллы шәһәренең 1нче номерлы балалар һәм яшьләр иҗат сараенда «Яшә, чишмә!» ачык республика балалар фольклор конкурсы узды.

Конкурсның максаты: халык иҗатын популярлаштыру һәм патриотизм, толерантлык тәрбияләү, Россия халыкларының гореф-гадәтләрен өйрәнү нигезендә аралашу культурасын формалаштыру. 

Конкурста Тукай районының Мәләкәс авылы мәдәният йортына йөрүче балалар коллективлары да катнашты.

«Алар үз халкыбызның йола-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт күрсәтеп, халык җыруларын һәм биюләрен башкаруда югары осталык күрсәттеләр. «Халык вокалы» номинациясендә Андрей Казанцев ГРАН-ПРИ иясе булды (Җитәкчесе Марина Казанцева), «Сәлам» вокаль ансамбле – 2нче дәрәҗә лауреат дипломы (Җитәкчесе Марина Казанцева); «Халык хореографиясе» номинациясендә – «Яшьлек» хореография ансамбле – 3нче дәрәҗә. лауреат дипломы (Җитәкчесе Т.Солдатова); «Фольклор-этнографик коллектив» номинациясендә – «Питрау» балалар фольклор ансамбле – 3нче дәрәҗә лауреат дипломы (Җитәкчесе М.Казанцева, хореограф Т.Солдатова, хормейстер А.Казанцев) белән бүләкләнделәр», – дип хәбәр итте Марина Казанцева.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев