Яңа Чишмә районындагы милли ризыклар фестивалендә «Околица» һәм «Сүрәкә» коллективлары катнаштылар.
Бердәмлек көне уңаеннан, Яңа Чишмә районындагы бәйрәмдә, Ленино авылының «Околица» халык вокаль ансамбле һәм «Сүрәкә» халык фольклор коллективы үзләренең иҗатларын гына түгел, ә милли ризыклар да тәкъдим итеп, тамашачыларны сөендергәннәр.
«Әлеге чарада коллективлар, үзләренең моңлы чыгышлары белән беррәттән, керәшеннәрнең яратып пешерелә торган ризыкларын да күргәзмәгә куеп, аларның байлыгын һәм үзенчәлеген күрсәттеләр. Кунаклар һәм район халкы ашларның тәмле исенә, матур бизәлешенә сокланып кына калмадылар, аларны татып та карадылар», — дип хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Светлана Питеркина.
Бу бәйрәмдә, коллективларның иҗади эшчәнлеген генә түгел, ә милли йола-гадәтләрне, аш-су традицияләрен саклау һәм пропагандалауда зур өлеш кертүләре дә ассызыкланды.


Галина Шишкина фотолары
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев