Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Күренекле шәхес, фронтовик, язучы, журналист, укытучы, инженер Гурий Тавлинның тууына 100 ел тулды

24 ноябрь көнне Зәй шәһәрендә Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге инициативасы һәм район хакимияте ярдәме белән әзерләнгән «Таулар моңы» дигән искә алу кичәсе булды.

Әлеге кичә Гурий Тавлинның якташларын, иҗатын хөрмәт итүчеләрне бергә җыйды. Биредә Гурий Тавлинның тормыш юлы һәм иҗаты искә алынды, аның әсәрләреннән өзекләр укылды, шигырьләре яңгырады. Шулай ук, күренекле карендәшебезне белгән, аның белән бергә эшләгән кешеләр, туганнары истәлекләр белән уртаклашты.

Балачак дөньясына сәяхәт

Пәрдә ачылуга безне талант иясе, сәләтле Гурийның балачагына алып киткән сәхнәләштерелгән тамаша көтә иде.

Машук түти йомшак тавышы белән иман укый. Бу күренеш күңелдә тынычлык һәм җылылык хисләре уятты. Ә бәләкәй Гурий нидер эшләп утыра. Ана образында – «Бәрмәнчек» ансамбленнән, Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева-Данилова.

«Син җырлыйсыңмы, әнием?» — дип сорады малай. «Юк, улым, иман укыйм, — диде ана — балалар игелекле, мәрхәмәтле, кешеләргә нур сибүче булсыннар дип телим». Ә Гурийны уйнаучы Зәй мәктәбе укучысы Аяз Галиуллин: «Әнием, көтү каршылаганда Нәчтүк түти авылда синең кебек матур итеп көйләп иман укыган беркем дә юк, — диде. – «Башка түтиләр дә аңа кушылдылар. Шундый анадан туган бала да моңлы, игелекле булыр, халыкка иман нуры таратыр. Бәхете генә булсын, юлларында усал кешеләр очрамасын», — дип теләк тә теләделәр.

Ана тыныч кына өстәп куйды: «Син бик белдекле бала. Белемең халыкка иман иңдерергә ярдәм итсен иде».

Кушаматлар каян килгән

Гурий Иванович Тавлин, 1925 елның 25 декабрендә Татарстанның Зәй районы Урта Баграж авылында, Иван дәдәй белән Машук түтинең уртанчы уллары булып, дөньяга килә. Аның кече энесе — Байнук, дәдәсе — Әндри. Бергә үссәләр дә, әдәбиятта үзенең якты эзен калдыру, Татарстанның бөек язучыларыннан берсе булу Гурий Тавлиновка насыйп була. Ул хезмәт эшчәнлеген 1942 елны Түбән Биш авылының җидееллык мәктәбендә укытучы булып башлый. Мәктәп елларында ук, Гурий Иванович «Яшь ленинчы» газетасы белән актив хезмәттәшлек итә, анда аның беренче шигырьләре басыла.

Сәхнәләштерелегән икенче эпизодта үсмер Гурийның мәктәп еллары тамашачыны үзенә нык җәлеп итте. Анда Гурий белән әтисенең (рольдә Зәй ягы таланты Пётр Минеев) диалогы аша Урта Баграж авылындагы кушаматлар турында да белдек.

Малай: «Әти, Әләксей миннән көлә».
Әтисе: «Җегерме Колак Питры Әләксееме? Ә... Шайтан Гәверлә Әләксее!». Малай: «Мин балык сөзәргә төшкән идем бит Чуала елгасына, менә шунда ул да бар иде. «Мулла, син балыкның эресен генә эләктерә торган әфсенне беләсеңдер инде», — ди. «Син — шайтан!» — дидем.
Аннары аның үзеннән көлделәр. Анда Пилип дәдәй дә бар иде. Ул: «Маладис, Мулла Гурий, бирешми», — диде. Әләксей аңа: «Син кар өсләп торна куган Пилип», — диде дә йөгереп китте...

Әтисе, «мулла» кушаматының үзләренә укымышлы булганга бирелгәнен гади генә итеп улына аңлата. Ничек Тавлиннар булуын да сөйләп үтте: «Столыпин заманында крестьяннарны төрле җирләргә күчергәннәр. Безнең бабайларыбыз Кама аръягындагы Тау иле дигән авылдан булган. Өч бертуганны шушы якларга күчергәннәр. Шуңа күрә, аларны „тау иленнән“ дип йөрткәннәр. Паспорт алганда, бер туган үз фамилиясен калдырган, Иванов булган, ә ике туганы тау иле — Тавлиновлар дип яздырган. Шулай итеп, фамилиябез дә, кушамат та калган».

Йөрәк нидер сизә, нидер борчый...

Кичә язучының яшьлек чорларын тасвирлаган әсәрләрен сәхнәләштереп дәвам итте. Гурий Тавлинның көндәлегеннән бер өзек: «Таң аттымы, юкмы, белмим. Көннәр бер-берсенә охшап бара. Сугышның икенче елы да инде артта калды кебек, ә авырлыгы бер дә кимемәде. Узган декабрьдә генә 17 яшем тулды. Мәктәптә укытучы булып йөргән чаклар хәзер еракта калган төш кебек. Фронтта хәлләр катлаулы, диләр. Әле 18 дә тулмаган миңа, ә бүген военкоматтан повестка килде».

Экранда сугыш вакытындагы куркыныч кадрлар.

Бүгенге катлаулы заман тәэсиредер Гурий Ивановичның фронтка китәр алдыннан язылган шигырен, әлеге өзекне укыганда да, күпләрнең күзләре яшьләнде.

Гурий Тавлин17 яшендә, 1943 ел башында Кызыл Армия сафларына алынып, фронтка җибәрелә. Сугышның иң авыр юлларын үтә. Курсктан башлап, Украина, Белоруссия, Польшаны азат итүдә катнаша. Винница, Львов, Люблин, Варшава, Гданьск шәһәрләре һәм, ниһаять, Берлин. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул «Кызыл Йолдыз», «Кызыл Байрак», II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Фронттан кайткач, 1946 елны, Гурий Тавлин Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Студент елларында аның шигырьләре, шулай ук, Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз», Василий Ажаевның «Мәскәүдән еракта» һәм Бхабани Бхаттачарьянең «Ачлык» кебек әсәрләренә рецензияләре «Кызыл Татарстан», «Яшь сталинчы» газеталарында басыла.

Иң дулкынландыргыч мизгел

1950 елның январенда Гурий Тавлин, совет строена каршы милләтчел рухтагы контрреволюцион агитациядә гаепләнеп, кулга алына. Тамашаның бу өлешендә керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле солистлары һәм төп рольне Г. Кариев исемендәге театр артисты Айрат Шамсның уйнавы йөрәкне тетрәтте. Бер мизгелгә тамашачы тынып калды, һәркемнең күзләрендә моңсулык. Тормыштагы гаделсезлек кешене төпсез коега төшерә шул.

Гурий Тавлин, Татарстан Югары суды карары белән, 10 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, Себергә җибәрелә. 1954 елның 10 апрелендә СССР Югары суды Татарстан судының бу карарын юкка чыгара, Татарстан дәүләт иминлеге комитетының «эш»не кабат тикшерүен таләп итә. Яңа тикшерү барышында Гурий Тавлинның бернинди җинаять тә кылмавы ачыклана, 1954 елның 22 сентябрендә ул тулысынча аклана. Тоткынлыктан чыккач, ул партиядә торгызыла һәм педагогия институтын тәмамлый. Ләкин аңа үсеп килүче буын белән эшләүне ышанып тапшырмыйлар. Гурий Тавлин Казанны судан саклау өчен инженерлык корылмалары төзелешендә эшли башлый, Казансу елгасы аша күперләр төзүдә катнаша. Аннары төрле район газеталарында эшли, әдәби хезмәткәр, «Кызыл Татарстан» газетасында секретарь, китап нәшриятында һәм хроникаль фильмнар студиясендә редактор була, шулай ук, Биектау районында радиотапшырулар оештыра.

Педагогия институтын 1972 елда тәмамлаганнан соң, унҗиде ел узгач кына, ул мәктәпкә кайта ала.

Гурий Тавлин — берничә китап авторы. «Сары яфраклар коела», «Йолдызлар безгә янәшә», «Тәвәккәл таш яра», «Алгы сызыкта» кебек әсәрләр язгаан ул. Кызганыч, аның беренче зур хезмәте булган «Дунай дулкыннары» романы, кулъязма килеш, Татарстан дәүләт иминлеге комитетында югалган. Әмма Гурий Тавлин үзенең тормыш тәҗрибәсеннән илһамланып, «Афәт» романын язган. Бу әсәрнең беренче ике кисәге 1990 һәм 1991 елларда «Казан утлары» журналында басылып чыккан, соңрак аерым китап булып та дөнья күргән.

Тормышының соңгы елларында Гурий Тавлин «Татарстан хәбәрләре» газетасында эшләгән. Ул 1998 елның 17 февралендә, 72 яшендә мәңгелеккә күчкән.

Халык мәхәббәте

Гурий дәдәй – туган җиренә мәхәббәте белән дан казанган, туган ягы тарафыннан яратылган бәхетле затларның берсе. Урта Багражда аны хөрмәт итәләр, кадерлиләр. Туган җир бит ул ялганны яратмый, кешенең эчкерсезлеген тиз аңлый. Чит җирләрдә әле кешене дөрес бәяләмәскә дә мөмкиннәр, ә туган якның хөкеме ул гадел.

Бу хакта тамашачыларга кичәне алып баручылар, Түбән Кама татар дәүләт драма театрының талантлы артистлары Юрий Павлов белән Гүзәл Шәмәрдәнова бик матур итеп җиткерделәр. Зал Зәй төбәгенең, Баграж халкының керәшен көйләренә күмелде. «Баграж буйлары» фольклор ансамбленең туган авыллары турындагы җыры тамашачыларны гүзәл табигатьле Баграж авылына алып кайтты.

Бәйрәмне дәвам итеп, сүз республика керәшен оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге мәдәният үзәге директоры Людмила Белоусовага һәм Зәй районы башлыгы урынбасары Пётр Уразайкинга бирелде. Ул тагын бер кат Гурий Тавлинның тормыш юлын искә төшереп үтте:

«Бүген күренекле шәхесебезне үз райондашлары, авылдашлары, карендәшләре һәм аның иҗатын яратучылар бергә җыелып искә алу – олы вакыйга. Мин бу көн, матур булып, тарихка кереп калыр дип ышанам».

Людмила Даниловна:

«Безнең Җырчы Җәкәү йорты, республика керәшеннәр оешмасы төрле районнарда чаралар уздыра. Чиратта, Зәйдә, 17 яшеннән сугышка китеп, утны-суны кичкән ир-егетебез — керәшеннәрнең алтын баганасы, Гурий Тавлинның 100 еллык юбилее уңаеннан, кичә үткәрү иде. Безне зурлап каршы алган, Гурий дәдәбезне искә алу өчен барлык шартларны булдырганнары өчен Зәй хакимиятенә рәхмәт. Аның юбилеен Бөек Ватан сугышының 80 еллыгында уздыру — безнең өчен зур дәрәҗә. Мин «Керәшен сүзе» газетасында эшләгәндә Гурий Тавлин исән иде әле. Аның газетабызда күп публикациясе басылды. Язмаларын безгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Иван Глухов юллап торды. Алар Гурий дәдәй белән аралашып яшәделәр. Гурий Тавлин мәңгелеккә күчкәч тә, мин Иван Гавриловичтан аның турында истәлекләр язуын сорадым. Аның бу зур язмасы «Мулла Гурий» дигән исем белән басылып чыкты. Менә шушы истәлекләр бүгенге кичәнең барышында чагылдырылды».

Багражның шифалы чишмә суы

Экранда Пидура түти чишмәдән су ала. Бу вакыйга Баграж авылында төшерелгән.

Алып баручылар Баграж җире чишмәләргә бай булуын ассызыклап үтте. Алар фикеренчә, авылның күпсанлы күренекле шәхесләре нәкъ менә шушы чишмәләрнең шифалы суын эчеп үскән. Урта Баграж аеруча талантларга бай: аннан татар әдәбиятының өч йолдызы – Гурий Тавлин, Иван Глухов һәм Аяз Гыйләҗев чыккан. Сарман ягыннан булса да, Аяз Гыйләҗев нәкъ менә Урта Багражда үскән. Авылда Аяз Гыйләҗев төзекләндергән чишмә дә бар. Анда ул әтисен сыендырган Баграж халкына рәхмәт сүзләрен язып калдырган. Шулай итеп, Баграж суын аның уллары – галим Искәндәр һәм драматург, Тукай премиясе лауреаты Мансур да эчкән дип әйтә алабыз.

Сүзне республика язучылар союзыннан шагыйрь, тәрҗемәче, журналист Луиза Янсуар дәвам итте:

«Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм йөзләгән язучыларның, туган ягым — Мишә буе сәламнәрен алып килдем сезгә. Мин үскәндә, әбием гомер буе совет әдәбиятын, шушы чордагы язучыларыбызның газета-журналлардагы язмаларын туплап барды. Гурий дәдәйнең авыр язмышы, аның әсәрләре турында да әбием миңа иң беренче җиткерүче. Аның «Афәт» дигән зәңгәр тышлы китабы да, безнең киштәгә беренчеләрдән булып килеп «утырды». Моңа кадәр ул Казан утлары журналында басылган иде. Әби аларны миңа чабылдыкны ябып куеп, шыпырт кына укый. Ул вакыйгалар тетрәндерерлек. Бала гына булсам да, еларга җитешеп тыңлыйм. Гурий Тавлин — үз заманында дөньяны да, әдәбиятны да тотып торган баһадирдай шәхес. Вакытында бәлки онытыла төшкәндер, кадерен дә белеп бетермәгәннәрдер. Ул үзе дә курку катыш горурлыгы белән яшәгәндер дип уйлыйм, үзен күрсәтеп, күкрәк чөереп йөрмәгән. Без — түземле халык. Еллар узган саен аның исемен ешрак кабатлыйбыз, аны яңадан кайтардык. Аның әсәрләрен табып, дөньяга таныту, яшь буынга калдыру — безнең бурыч».

Киләчәк өметле булсын

Зал шыгрым тулы булмаса да, килүчеләр шактый иде. Бигрәк тә мәктәп укучылары барлыгын күреп, күңел сөенде. Әлбәттә, бүгенге яшьләрне элгәреге тормыш, күренекле шәхесләр язмышы белән кызыксындыру җиңел димәс идем. Араларында игьтибарларын читкә юнәлтеп, үзара сөйләшеп утыручылары да, чыгып китүчеләре дә булды. Шулай да, 50 баланың 5е генә булса да, кызыксынып тыңлап утыргандыр. Бу да киләчәккә зур өмет уята. Онытмаслар, эзләнерләр, үз яклары каһарманының әсәрләрен укырлар, алар да шундый чаралар оештырып, киләсе буыннарга тапшырырлар.

Алып баручылар сөйләвенчә, күп язучыларның ниндидер үзенчәлекле ягы була. Гурий Тавлинның бу – гаиләсе турында бернинди мәгълүмат бирмәведер. Бәлки, ул үзе дә гаделсез рәвештә кулга алынганга, якыннарын киләчәктә куркыныч хәлләрдән саклап калырга теләгәндер. Аның кызы барлыгы билгеле, әмма кызганычка, авылдашлары аның кайда яшәвен дә, кем булуын да белми калганнар.

Шулай да, керәшен мәдәни үзәге аның туганнарын эзләүне туктатмый. Кем белә, бәлки тиздән табылырлар да. Өмет итик, калган әсәрләре дә табылып, басылып чыгып, әдәбиятыбызны баетыр һәм Зәй төбәге, керәшеннәрнең элгәреге бай йола-гадәтләре турында тагын да күбрәк белербез.

Сәхнәдә Гурий дәдәйнең якташлары. Алар аның турында белгәннәрен сөйләделәр. Язучы Гурий Тавлин безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Ул үлемсез әсәрләр иҗат итеп, татар әдәбиятында, Татарстан тарихында үзенең эзен калдырды. 2017 елда Урта Баграж авылында язучы истәлегенә мемориаль такта урнаштырылды диделәр алар.

Кичәне тагын да җанландырып, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев үз сүзләренә, Шамил Шәрипов көенә язылган «Ышанасы килми» җырын башкарды. Бу җыр Гурий Тавлинның тетрәндергеч язмышына бик туры килеп тора. Шулай ук, республикабызның атказанган артисты Зоя Борисова, халык артисты Владимир Васильев башкаруындагы җырлар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимовның баянда уйнавы да әлеге чараның бик җитди икәнлеген ассызыклады.

Туганнар табылды

Гурий Тавлинның бертуган дәдәсе Әндринең Пермь шәһәрендә яшәүче оныгы Вячеслав Мудров та кайткан иде. Кичә башланыр алдыннан, аның белән сөйләшеп тордым.

«Мин бүген язмышым минем тамырларым яшәгән якларга, шундый матур шәһәргә китергәненә чын күңелемнән сөенәм. Гурий Ивановичны монда онытмаулары, зурлап искә алулары безнең өчен дә горурлык. Гурий дәдәй бабай янына ел саен кунакка килә иде. Без бәләкәйләр әле ул чакта, бары тик безгә күчтәнәчләр алып килгәне, төз гәүдәле, ачык йөзле, киң күңелле кеше икәнлеген генә хәтерлим. Алар бабай белән икәү генә калып сөйләшергә яраталар иде. Соңгы күрешүебез 1993 елның январь аенда, бабай мәңгелеккә күчкән көндә булды», — дип күңелендә сакланган истәлекләре белән уртаклашты.

Шулай ук, туганнан туган энесенең кызы Роза Вәлиева да үзенең дәдәсен искә алып сөйләде:

«Минем күңелемдә ул матур бөдрә чәчле, зыялы кеше буларак калган. Гурий дәдәйнең әсәрләрен үзен укысам, аларның язылу тарихларын әти-әнидән ишетеп кенә белә идем. Ә бүгенге кичәдә мин дәдәй турында бик күп мәгълүмат алдым, шуңа барлык оештыручыларга, Җырчы Җәкәү йортына, республикабыздагы керәшеннәр җәмгыятенә чиксез рәхмәтлемен. Мин бу сүзләрне барлык туганнар, залда утыручы абыем Рафаил исеменнән дә әйтәм».

Авыл халкы гашыйк итте

Кичәнең сценарий авторы, журналист, Татарстанның язучылар берлеге члены Рәмис Латыйповка да сүз бирелде:

«Кечкенәдән язучыларны ниндидер сихри кешеләргә санап, аларга зур хөрмәт белән карый идем. Әлеге сценарийны яза башлагач, бер яктан, бу ышанычны аклармынмы дип, куркып калсам; икенче яктан, бик теләп тотындым. Студент чагымда ук Гурий Тавлинның китапларын, әсәрләрен укып соклана идем. Шундый авырлыклар кичерсә дә, сынмаган, сыгылмаган ул. Ә нигә соң без аларны дәреслекләрдә күрмибез дигән сораулар килә иде күңелгә. Аның югалган әсәрләре дә табылсын, мәктәп программаларына кертелсен иде. Кичәне «Таулар моңы» дип атавым да юкка түгел, чөнки ул тау иленнән, моңлы Тавлин. Урта Баграж авылы үзе дә бер сихри моңга тиң, аның табигате, кешеләре искиткеч, аларга гашыйк булдым. Алар белән очрашып, бик күп материал тупладым. Алар Гурий Тавлинны беләләр, онытмыйлар. Мария Князева, Анна Кондрабаева, Софья Утягановага һәм, аеруча, Пидура түтигә (Федора Краснова) зур рәхмәт. Әлбәттә, күп истәлекләрне барларга Рабит абый Батулла ярдәм итте», — диде.

Үз урыны бар

Татарстанның халык язучысы Рабит ага Батулла керәшеннәр өчен бәяләп бетергесез яклау сүзләрен ишеттерде:

«Керәшеннәрне ямьсез итеп, диннәрен саткан халык, диләр кайберәүләр. Ялган, нахак бу! Бар халыклар белән беррәттән, керәшеннәрнең дә, hичшиксез, бу җирдә Ходай биргән урыны бар, — дип, архив докуменларында язылганнарны, дәлилләп, халыкка житкерде! -- Гурий Тавлин — олы шәхес, күңеле саф, гаҗәеп кеше иде. Ул — Бөек Ватан сугышында утлы фронт юллары үткән, орденнар алып, исән-сау әйләнеп кайткан батыр. Совет төрмәләреннән дә исән-сау чыккан каһарман. Озын буйлы, зур гәүдәле, йөзендә нур балкыган ир-егет иде ул. Гомере буе авыр хәсрәтне, нахак яланы күтәрергә, үч алу уйлары белән яшәргә мәҗбүр булган кеше. Дошманыннан үч алмаса да, аны кичермәгәндер. Гурий дәдәй абыем Исхак Батуллин белән чордаш иде. Аларның еш кына очрашып, җырлашып утырганнарын хәтерлим. Ул җырлаган бәет күңелемә гомерлеккә сеңеп калган».

Рабит ага бәетне курайда уйнап күрсәтте. Бу бәет Гурий дәдәйнең авыр язмышын, кичергән газапларын, эчке көрәшен тасвирлый. Курай моңнарында аның сагышы, үкенүе, кичерелмәгән  үпкәсе чагыла.

Зәй шәһәренең үзәк урамнарының берсе фронтовик, язучы, укытучы Гурий Тавлин исемен йөртә. Бөек шәхесләребезне хәтерләп, истә тотып яшик. Бүген талантлы язучыбызны хөрмәт итеп килгән һәркемгә баш иярлек.

Ә инде кичә ахырында халык торып басып, «Бәрмәнчек»ләргә кушылып, керәшен гимнына әйләнгән «Безнең ил»не җырлады.

Фрида Вәлитова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев