Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының җирле бүлек җитәкчеләре сайлауларда бердәм булып катнашалар.
Яр Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов сайлау участогына беренче көнне үк барып үз тавышын биргән.
«Илебезне үстерү, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту, безнең киләчәгебез өчен барысын да эшләүче өчен тавыш бирдем. Сайлауларга килергә һәм намус белән тавыш бирергә кирәк», – дип язды Виталий Васильевич.
Кайбыч керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Матвеева да «Якты киләчәгебез өчен тавыш бирдем» дип әйтте.
Азнакай керәшен оешмасы җитәкчесе Валерий Тимиряев:
«Азнакайда сайлаулар гөрли, без дә үз тавышыбызны бирдек. Үзем сайлау комиссиясе члены булып торам. Сайлауга килә алмаган өлкән яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып сайлатабыз. Бердәмлектә – көч!», – дип язды.
Әлмәт керәшен оешмасы җитәкчесе Валентина Горбунова да сайлау участогына барып гражданлык бурычын үтәгән.
«Ил тормышында һәм киләчәкне формалаштыруда катнашуны мөһим дип саныйм. Барыгызны да актив гражданлык позициясе күрсәтергә чакырам», – дип язды Валентина Горбунова.
Чистай керәшен оешмасы җитәкчесе Алексей Ефимов та сайлауларда булганын хәбәр итте.
Фотолар шәхси архивтан
Нет комментариев