Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Кече Җирекледә районкүләм Олы көн узды

Түбән Камада Олы көн соңгы елларда, районкүләм бәйрәм буларак, керәшен авылларында уздырыла башлады. Өченче ел — Балчыклыда, үткән ел — Нариманда, быел Каенлы авыл җирлегенә караган Кече Җирекледә үтте.

Кече Җирекле клубы янындагы мәйдан халыкны бәйрәмчә бизәлеп каршылады. Мастер-класслар уздыру өчен көйләнгән өстәлләр, клуб бинасы дивары янындагы элгәреге көнкүреш кирәк-ярагын үз эченә алган мини-музей... Һәм, әлбәттә инде, «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау», «Балчыклы җиңгиләре», «Җирекле моңнары», «Нариман керәшеннәре» кебек керәшен фольклор ансамбльләре артистлары, «Көмеш су» җырчылары концерты.

Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында үтә торган районкүләм Олы көн Кече Җирекленең Бөек Ватан сугышында катнашкан ир-егетләре истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салудан башланды.

Олы көн бәйрәменә хас булганча, иң беренче булып, бәйрәмгә килгән халыкны Түбән Кама округы благочинные, Воскресения Христова чиркәве настоятеле Александр Колчерин, Олы Аты чиркәве настоятеле Михаил Петров котладылар. Священникларның бәхиллеге белән башланган бәйрәм тәбрикләүләргә, бүләкләргә бай булды.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев исеменнән шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина котлады. Районкүләм Олы көн уздырыла торган 19 апрельнең антипасхага туры килүен телгә алды. Тамырларыбызны белгән, саклаган хәлдә, яхшылыкның явызлыкны җиңүен истә тотып, бердәмлекнең кадерен белеп яшәү мөһимлеген искәртте. Шәһәр мэры урынбасары бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде. Ул Кече Җирекле авылының «Җирекле моңнары» фольклор коллективына һәм «Җиз кыңгырау» яшьләр ансамбленә район башлыгы Радмир Беляевның Рәхмәт хатларын тапшырды. Хатта язылганча, бу ансамбльләр әлеге бүләккә «халыклар дуслыгын пропагандалаудагы һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдәге актив эшчәнлекләре өчен» лаек булдылар. «Җиз кыңгырау», культураны үстерүдәге иҗаты һәм хезмәте өчен, Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортының Рәхмәт хатына да лаек булды.

Үз чиратында, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова җирле оешма эшчәнлегендә актив катнашучыларны бүләкләп узды. Кече Җирекледәге чиркәү төзелешенә үзеннән зур өлеш кертүче, авыл тормышында актив катнашучы Федор Назаровка зур бүләк — җирле керәшен оешмасының истәлек медален тапшырды. Шундый ук бүләккә «Базар комплексы» генераль директоры урынбасары, район керәшен оешмасы эшендә зур көч куючы Екатерина Володина да ия булды. Тамара Алексеевна, Түбән Кама керәшеннәре эшчәнлегенә зур ярдәм күрсәткәннәре, шушы бәйрәмне оештыруда да булышканнары өчен, шәһәрнең Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизовка һәм Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәсим Гариповка Рәхмәт хатлары бирде, ә «Аметист» һәм "Базар комплексы«ның шәхси эшмәкәрләренә рәхмәт җиткерде. 

Бәйрәм мәйданындагы барлык кешене сокландырганы — Тамара Алексеевнаның «Җирекле моңнары» коллективына сәхнә костюмнары тегү өчен махсус сертификат бүләк итүе булды. Димәк, сәхнәдә «Җирекле моңнары»ның ун җыручысын да тиздән үз авылларына гына хас булган элгәреге керәшен киеменнән күрәчәкбез.

1969 елдан бирле Түбән Каманы үстерүгә үз тармагында зур хезмәт куючы карендәшебез, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины Тамара Баһаветдинова үзе дә игътибардан читтә калмады. «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина аңа бер кәрҗин бәйрәм бүләге тапшырды. Районкүләм Олы көндә Түбән Кама Халыклар дуслыгы йортының рус, башкорт, украин, әзербайҗан һәм башка милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре дә бар иде. Рус оешмасы җитәкчесе Игорь Ларионов барысы исеменнән чыгыш ясап, карендәшләрнең бердәм булуларына, культурабызны бар халыкка танытуда зур эш башкаруларына соклану белдерде.

Олы көн котлауларына, бүләкләргә җырулар, уеннар ялганды. Үзебезнең ансамбльләрдән тыш, районкүләм Олы көнгә Алабуганың «Ак каз» фольклор ансамбле чыгышы кабатланмас бер бизәк булып ятты. 

Бәйрәм кунакларын кулич белән каршы алган Кече Җирекленең бары тик үзенә генә хас булган Текрән уенын да күрдек. Күкәй тәгәрәтүдә дә катнашмаган кеше калмагандыр. 

Виктор ШАДРИН,
Түбән Кама керәшен оешмасының идарә члены.

Руслан Исламов, Динара  Фатхуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Түбән Кама керәшеннәр җәмгыяте Туганайларга зур рәхмәтен җиткерә. Безне зурлаганыгыз өчен