Казаннан Ташкентка даими авиарейс ачтылар
Хәбәрләр

Казаннан Ташкентка даими авиарейс ачтылар

Самолет атнасына ике тапкыр очачак. Бу хакта «Татар-информ» республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәренә таянып яза.

Россиянең Nordwind Airlines авиакомпаниясе Казаннан Ташкентка даими авиарейс ачкан. 

«Ташкент — яңа юнәлеш. Казаннан алтынчы халыкара юнәлеш бу. Рейслар даими нигездә тәүлек әйләнәсе башкарылачак», — дигән авиакомпаниянең генераль директоры урынбасары Антон Маттис.

Әлеге маршрут буенча самолет Казаннан дүшәмбе көннәрендә — 23.55 сәгатьтә һәм җомгада — 23.45 сәгатьтә очачак. Ташкенттан исә шимбә көннәрендә — 6.15 сәгатьтә һәм сишәмбе көннәрендә — 6.25 сәгатьтә кузгалачак.

Самолетта очу 3 сәгатьтән аз гына күбрәк вакытны алачак.

Ватаным Татарстан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев