Ирина Сергеевна үзе балык Бистәсенең Иванай авылында туып-үскән.
Ирина хәзерге вакытта Казанда яши. Авылда яшәп, күпләп мал асраучы әти-әнисе янына бик еш кайтып йөри. Аларга йорт эшләрендә булышырга да өлгерә. Иванайда аның туган нигезенә кергәч, чәчәкләрне күреп шаккаттык. Аларның күплеге һәм матурлыгы! Алар тере булып тоела.
Ирина Волкова чәчәкләр ясавы турында болай сөйләде:
– Чәчәк, гөл яратмаган хатын-кыз юктыр ул. Ясалма чәчәкләрдән матурлык тудыру миңа бик ошый. Бар җылымны, назымны биреп эшлим. Чүлмәктәге чәчәкне әниемнең юбилеена бүләк итеп ясадым. Йортыбызга, үземнең квартирыма да ниндидер бер матурлык өстисем килде. Анда да күпләп чәчәкләрдән композиция төзеп куйдым. Беренче тапкыр ясап караганда ук, бик матур килеп чыкты. Башкалар да күрсен дип, социаль челтәрдәге битләремә куйдым. Мактану да, акча эшләү теләге белән дә түгел, үземә охшаганга гына. Ә дусларым бу чәчәкләр белән кызыксынып, үзләренә дә ясап бирүемне сорый башладылар. Шулай әкренләп чәчәкләрне ясап саткалый да башладым. Теләк булганда, үз алдыңа максат куеп, әллә нинди һөнәрләр үзләштеререргә мөмкин.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев