Казанда беренче кар кайчан явачак?
Хәбәрләр

Казанда беренче кар кайчан явачак?

Синоптиклар фаразы буенча, ноябрь башында суыта, кар яварга мөмкин.

Синоптиклар фаразына караганда, дүшәмбедән шимбәгә кадәр көн саен диярлек яңгыр явачак. Ә якшәмбе — 2 ноябрьдә бу сезонда беренче тапкыр кар төшәчәк.

Якын араларда һава температурасы көндез +4...+9 градус, төнлә +1...+6 градус чамасы булачак. Атна ахырында суыта: төнге температура +1 градуска кадәр төшәчәк. Чәршәмбе иң җылы көнгә әйләнә: термометрның терекөмеш баганасы +9 градуска кадәр күтәреләчәк. Көньяк һәм көньяк. көнбатыштан секундына 2-9 метрга кадәр тизлектә салмак кына җил исәчәк. Шимбә көнне көчле явым-төшем көтелә — 8,7 миллиметрга кадәр күләмдә явым-төшем булачак. Казанда яшәүчеләрне сишәмбе — 4 ноябрьдә генә кояшлы һава торышы көтә. Калган көннәрдә болытлы булачак.

Ватаным Татарстан

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев